Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрик итәм.

Язмышларын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләгән табибларның, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече персоналның җәмгыять өчен гаять мөһим һәм игелекле эше, һөнәр булудан тыш – чын мәгънәсендә кешеләр мәнфәгатьләренә хезмәт итү. Сез һәркем өчен иң кыйммәтле нәрсә – сәламәтлек сагында торасыз. Нәкъ менә шуңа күрә медицина хезмәкәренең һөнәре мактаулы һәм  абруйлы.

Медикларның хезмәтенә теләсә кайсы чорда да ихтыяҗ зур. Пандемия вакытында алар үз-үзләрен аямыйча, кыю эш итте. Бу исә күп кенә татарстанлыларның гомерен һәм саулыгын саклап калырга мөмкинлек бирде. Хәзерге көндә күп кенә табибларыбыз, йөрәкләре кушканча, махсус хәрби операция  зонасының алгы сызыгында һөнәри бурычларын үти. Алар сугыш кырында яралыларга ярдәм күрсәтә, кыр госпитальләрендә катлаулы операцияләр ясый, фронт яны территорияләрендә яшәүчеләр турында кайгырта. Барысы өчен дә без сезгә чиксез рәхмәтле!

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен яңартып коруга зур игътибар бирелә. Бездә заманча хастаханәләр һәм югары технологияле медицина үзәкләре төзелә, ел саен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын һәм поликлиникаларны да кертеп,  йөздән артык медицина учреждениесе төзекләндерелә. Шуның белән бергә, медицина ярдәменнән файдаланучылар даирәсен мөмкин кадәр киңәйтүне тәэмин итү һәм авыруларны  булдырмау юнәлешендә зур эш башкарыла.

Бүгенге көндә безнең алда вакыт таләбе булган гаять җитди бурычлар тора. Сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттырырга, заманча технологияләрне, эш тәҗрибәләрен кулланышка кертергә, яшь кадрлар әзерләргә кирәк. Алдыбызда торган барлык бу бурычларны уртак тырышлык белән уңышлы хәл итәрбез дип ышанам.

Бәйрәм уңаеннан сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезне яратып, җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен тагын бер кат олы хөрмәтемне һәм ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм  иминлек, нык сәламәтлек, тынычлык телим!

Татарстан Республикасы

       Рәисе                                                                                Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү