«Чиреңне яратырга кирәк! Аллаһы Тәгалә күтәрә алган кадәрле бирә»

16 июнь — медицина хезмәткәрләре көне

Казанның, хәер Казанның гына түгел Идел буендагы бердәнбер ревматология үзәгендә башка мохит, үзгә рух. Шул рухны пациентлар язмышы аша тоемлап карыйк әле.

Миләүшә

Ире белән Себер якларына чыгып китә дә, уч тутырып… чир алып кайта. Әле кайчан гына кулларында ут уйнаткан Тарзан Миләүшәсенең хастаханәдән хастаханәгә йөрү чоры башлана. Ахыр чиктә ярты елга Каменкага барып эләгә. Сөяк туберкулезыннан дәваласалар да, хәле аруланмый. Инде тәмам йөри алмас хәлгә килә, култык таякларына кала. Тезләренә операция ясасалар сызлаулары бетәр иде дә бит, туберкулез чире белән андый операциягә алмыйлар.

Инде нишләргә? Тарзан Миләүшәсенең холкы җебек түгел, хастаханәдән чыгып җиңелрәк эшкә  урнаша, урамда күргән кешеләр артыннан жәлләп елап калсалар да, башын аска ими әле ул.

Миләүшә

«Шулай да, беркөнне сызлауга түзә алмыйча, кызлар, табыгыз инде миңа сөяк табибы, дип сорадым. Ул чакта әле ревматолог дигән белгечлекне белмим дә» — дип искә ала Миләүшә. Һәм аңа Казанда атаклы ревматолог Равия Мухина барлыгы турында әйтәләр. 8 ел интеккәннән соң, ревматология бүлегендә аңарда сөяк туберкулезы булмавы ачыклыйлар, ә бу  тезләренә операция ясау мөмкинлеге дигән сүз. Ниһаять аңа «ревмотоидный серопозитивный полиартрит» дигән диагноз куелып, дөрес дәва бирелә башлый. Бүген инде ул таяксыз йөри, гөрләтеп тормыш алып бара, бакча тота, ремонт ясый.

Ул палатага: «Чирне яратырга кирәк, кызлар! Аллаһы Тәгалә аны сез күтәрә алганга биргән», — дип килеп керде. Шундый позитив, энергиясе ташып тора.  И сокландык без аңа, аннан урындыктан  авырлык белән, берничә тапкыр талпынудан соң гына тора алганын күреп, сүзсез калдык. Һәм шуннан соң бик күпләр тормыштан, чирдән зарланнаннары өчен оялдылар…

Алия (исеме үзгәртелде)

Шушы көннәрдә 53 яшьлек ханым ревматология бүлегеннән зур өметләр белән чыгып китте. Пациентлар аны кул чабып озатып калды. Сүз уңаеннан, биредә иртә бер-берең белән исәнләшеп, иртәнге зарядка ясаудан, аннан соң бәләкәй генә җиңүгә сөенеп бер-береңә кул чабудан башлана. Иртәнге зарядканы пациентлар белән бергә, медицина хезмәткәрләре, практика үтәргә килгән булачак табиблар да, бүлек җитәкчесе Равия ханым үзе дә ясый. Ә Алиягә өмет утын кабызу өчен Равия Гаязовнага ярты еллап көч түгәргә туры килә. Хикмәт шунда, пациентка  «системная красная волчанка» дигән диагноз куялар. Ә бу инфекционный стационар, терапия, дерматология, онкология, гематология һәм башкалар дигән сүз. Шундый катлаулы очрак. Төп чир буенча давалауны кичекмәстән башларга кирәк, ә волчанка дигән чир белән башлап булмый. Ниһаять, волчанка чире бүгенге көндә юк дигән белешмә язып, Мәскәүгә, ак кан чиреннән дәвалауга озаталар. Бу — бик зур җиңү. Димәк, Алиянең гомерен озайтып була әле.

Мондый очракларны күп язып була әлбәттә. Алар ярдәмендә нишләп биредә авыр хәлле пациентлар да шуның кадәр көчле рухлы дигән сорауга да жавап табарга була. Жавап бик гади: һәр бирмеш көн биредә, «хәерле иртә, ревматология иле, елмайдык, күңелләрне күтәрдек», дигән сүзләр белән башланып китә. Дару белән тәнне, җылы сүз белән җанны дәвалаганга авыруның рухы ныгый. Алар бер-берсенә ярдәмчел, өйдәгечә яшәп дәвалана. Кичен пианино янына җыелып концерт оештыралар, үзәккә кул эшләрен бүләк итеп калдыралар, китапханә дә тулыланганнан тулылана.

Тагын биредә чирең турында бөтен сорауга җавап табып була. Махсус лекция дә тыңлыйсың, шәхси соравыңа да табиблардан тулы җавап аласың. Ә инде организмда башка төрле чир баш калкытканы беленсә, пациент өчен кичекмәстән үзенә кирәкле белгеч белән консультация оештырыла. Белмим инде, тагын кайсы бүлек организмны шушылай тулаем кайгырта икән? Бу әллә кайчан онытылган гадәт бит инде. Габрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендәге Гөлшаһидәләр чоры гадәте.

Ә бит ревматология  үзәгендә шул рух әле дә яши. Ул бүлектәге кайгыртучанлыкта, тәртиптә, төгәллектә чагыла, пианино телләренә кагылганда чыңлап куя, сүзләр булып кәгазь битләренә языла. Бу — күпләрнең өмет утравы. Шулай булып калсын да иде инде.

Равия Мухина

Табиб Равия Мухинадан киңәшләр:

— Ревматик чирләр — иң киң таралган авыруларның берсе. Статистика буенча, бу чир өченче урында, тик бу рәсми саннар буенча шулай. Чынлыкта исә, Җир шарында һәр икенче кеше ревматологик чирдән интегә.

— Әлеге чир белән интегүченең уртача яше — 39 яшь. Аның билгеләре яман чир белән бик охшаш.

— Чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, авыручыларның 50 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек яный.

— Нинди билгеләргә игътибар итәргә соң?Әйтик, безгә беренче тапкыр буыннар сызлый дип киләләр, ә карасаң, үпкәсе шешкән, я йөрәгенә су җыелган, бөерләр дә сафтан чыккан булырга мөмкин.

Колак яфраклары шешеп, кызарып чыгу кебек сирәк очраклар булгалый, моңа игътибар итәргә кирәк. Шулай ук, иртән борыннан кан китү, авыз эче, телләрдә төрле җәрәхәтләр булу, селәгәй бетү, чәч коелу да ревматик чир билгесе. Хәтта күз яше бетсә дә, ул икенче төрле коры синдром дип атала, ул “безнең” чиргә керә.Чөнки иммун системасы бер генә әгъзаны зарарламый, ул бөтен әгъзаларга зыян сала. Әнә шуңа якынча 36 төрле табиб белән эшлибез дә инде.

Сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар сизүгә, хәтта тәнгә төрле таплар чыкса, колак яфраклары кызарса гына да, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү