Бүген БРИКС Уеннарында 6 спорт төреннән җиңүчеләр ачыкланачак

Казанда БРИКС Уеннары дәвам итә. Бүген, 16 июньдә спортның алты төрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Биш бүләк комплекты бадминтонда уйнатылачак. Финал уеннары Бадминтон үзәгендә узачак.

Җиңел атлетика буенча турнирның финал көнендә 21 комплект бүләк ияләре билгеләнәчәк.

Моннан тыш, бүген суга сикерү буенча ярышлар узачак. Спортчылар арасында барлыгы 10 комплект бүләк уйнатылачак. Шулай ук бүген өстәл теннисы, ушу, ишкәкле спорт, баскетбол, теннис буенча да финал уеннары узачак.


Фикер өстәү