Элеккеге шәһәр башлыгының мәетен суда тапканнар

Водолазлар Фин култыгында Кызыл Село шәһәренең элеккеге башлыгы Николай Колошинскийның гәүдәсен тапкан, дип хәбәр итә «Фонтанка» Санкт-Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мәет Колошинский югалган районда табылган — дамбада, дип яза «Комсомольская правда — Петербург».

Кызыл Селоның элеккеге башлыгы 13 июньдә моторлы көймәдә балыкка киткәннән соң юкка чыга. Версияләрнең берсе буенча, Колошинский түбән күпер астыннан йөзеп чыкканда  башы белән бәрелгән һәм суга егылган, дип язган 78.ru. Су култыгында аның буш көймәсен тапканнар.

Аңа 77 яшь булган.

Николай Колошинский


Фикер өстәү