«Иртәгә ук башланырга мөмкин»: Зеленский Россия белән сөйләшүләр башлану шартын атады

Украина Россия белән сөйләшүләрне «иртәгә үк» башларга әзер, әгәр Мәскәү безнең территориаль бөтенлегебезне хөрмәт итсә, дип белдерде президент Владимир Зеленский Швейцариядәге саммит нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә.

Шуның белән бергә ул Россиянең киләсе саммитында булуы «алар тынычлык тели һәм сугышны тәмамларга әзер» дигәнне аңлатачак, дип билгеләде.

«Путин үзе моны телиме, яки аны дөнья җәмәгатьчелеге мәҗбүр итәчәкме — безнең өчен мөһим түгел. Безнең өчен нәтиҗә мөһим — низаг тәмамлану», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

 


Фикер өстәү