Алинә Заһитова мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.

«Бүген БРИКС Уеннарында миссиямне дәвам итәм. Мин үземнең яраткан Казанымда бәйрәм көненә шат. Барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме котлыйм», — дип язган Telegram-каналда фигуристка.

Искәртәбез, Заһитова Казанда БРИКС Уеннарының илчесе.


Фикер өстәү