Бер гаиләдән 3 кеше махсус хәрби операциягә киткән

Нурлатта яшәүче Розалия Сафина гаиләсеннән 3 кеше махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында Гөлназ Хәсәншина хәбәр итә.

Аның улы ике ел элек мобилизацияләнгән булса, оныгы һәм кияве берничә ай элек Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, Украинага киткән.

«Улым өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Барысы белән дә хәбәрләшеп торам, «ашау яхшы» диләр, берсе дә зарланмый», — дип сөйли Розалия ханым.

«Розалия ханым авыр булса да, якыннарының бу адымын хуплый һәм аларның Ватан сагында торулары белән горурлана», диелгән хәбәрдә.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү