Татарстан спортчылары БРИКС Уеннарында 12 алтын медаль яулады

Казанда уза торган БРИКС Уеннарында Татарстан спортчылары да уңышлы чыгыш ясый. Алар исәбендә әлегә 12 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль бар. Бу хакта Татарстанның спорт министрлыгы хәбәр итә.

Әйтик, узган якшәмбедә республика спортчылары кайбер дисциплиналарда уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗә күрсәтте:
Сергей Сирант (ир-атлар арасында бадминтон ярышында алтын медаль)
Евгения Косецкая (хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышта алтын медаль)
Евгения Косецкая һәм Алинә Дәүләтова (бадминтон буенча парлы ярышта алтын медаль)
Никита Шлейхер (ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан суга сикерүдә алтын медаль)
Павел Монич һәм Сергей Сирант (бадминтон буенча парлы ярышта көмеш медаль)
Артем Косов (Россия җыелмасы составында ишкәк спортында көмеш медаль)
Юлия Сохацкая (җиңел атлетика ярышында көмеш медаль)
Рамилә Вәлитова (озынлыкка сикерүдә бронза медаль)

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү