Казандагы 42 яшьлек хатын-кызга бавырны Новосибирскидан алып кайтканнар

Казанда бавыр күчереп утырту операциясе уңышлы тәмамланган. Сырхауга әгъзаны Новосибирскидан алып килгәннәр. Трансплантология хезмәте өчен рекордлы ара– 2000 чакрым юл үтелгән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Моннан атна ярым элегрәк Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршинга Новосибирск шәһәреннән коллегасы – әлеге шәһәрнең бавырны күчереп утырту программасы җитәкчесе Иван Поршенников шалтыраткан. Ул донор бавырына ия булулары, ләкин аны күчереп утыртырга өлгермәүләре – Новосибирск хирургларының бу көнне инде бик катлаулы ике операция ясаулары турында сөйләгән. Шунда ике шәһәрнең трансплантологлары бавырны Казанга китерергә карар иткән. Әгъзаны ничек китерү мәсьәләсен хәл итәсе генә калган.

“Донор бавырын суыкта саклауның чик срогы – 12 сәгать чамасы. Үлгән кеше организмында әгъзаның суына башлавыннан алып, реципиент организмында аны кан әйләнешенә тоташтыруга кадәрге вакыт бу. Әлбәттә, вакытны озайтырга да мөмкин, әмма инде мондый очракта бавырның яңа организмда эшләп китә алмау куркынычы арта”, – дип аңлатып үткән Александр Киршин.

Белгечләр, Новосибирск трансплантологы донор органы белән Казанга очкан арада Татарстан Республика клиник хастаханәсе хирургларының, сырхау организмындагы зыян килгән органны алып, аны яңа бавыр күчереп утыртуга әзерләячәкләре турында сүз куешкан.
Әгъза Татарстанда яшәүче 42 яшьлек хатын-кызга билгеләнгән. Бавырына зыян килү аркасында аның корсагы үскән, тән тиресе саргаеп калган. Сырхауга тиз арада донор органы күчерергә кирәк булган.

“Лаборатория анализларыннан күренгәнчә, караганда, сырхау трансплантациясез 3 айдан артык яшәмәгән булыр иде. Трансплантологлар исә аны үлемнән коткарып калды”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Шулай итеп, сырхау операция өстәлендә яткан бер мәлдә, Новосибирск хирургы донор бавыры салынган суыткыч-сумка белән самолетта булган әле. Хирурглар, самолетның Казанга кайчан төшеп утырасын төгәл белгәч, операциягә керешкән. 75 минут эчендә сырхауның цирроздан зыян күргән бавыры алынган. “Ашыгыч ярдәм” машинасы кыйммәтле орган алып килүче трансплантологны турыдан-туры очу кырында каршы алган. Инде 15 минуттан соң ук хирурглар РКБның операция бүлегендә очрашкан.

Шуннан 20 минут узгач, операция бүлмәсендә “Пуск!” дигән команда яңгыраган. Хирурглар төп тамырлардагы каптырмаларны алгач, бавыр күз алдында “терелгән”.
Сырхау операцияне әйбәт кичергән. Организмына яңа бавыр утыртылган хатын-кыз үзен яхшы хис итә һәм хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү