Җәй бәясе: 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта 

Киләсе айдан ут, су, газ өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар индексацияләнәчәк. Бер Татарстанда гына түгел, бәяләр ил күләмендә үзгәрәчәк, ди белгечләр. Тарифлар күпме артачак? Республикада яшәүчеләргә нинди ташлама-субсидияләр тиеш? Без әлеге сорауларга ачыклык керттек.

Билгеле булганча, илдә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар ел саен 1 июльдә индексацияләнә. Шуңа күрә моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Тик соңгы ел ярым вакыт эчендә бәяләр, 2022 елда ике тапкыр артканнан соң, үзгәрешсез торды. 1 июльдән исә безне кабат кыйммәтләнү көтә.

– Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар индексацияләнәчәк. Бу – ил күләмендә уртак норма. Үзгәреш коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла. Болар – электр энергиясе белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су, су үткәрү һәм юынтык суларны чыгару, җылылык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, бәяләр уртача 10,8 процентка артачак. «Гомуми таләпләр нигезендә, Татарстанда түләүләрнең арту индексы 10,8 процент тәшкил итә. Күрсәткечләрдә 4,9 процентка кадәр тайпылыш булырга мөмкин. Димәк, бәяләр уртача саннан әнә шул кадәргә күбрәк яки кимрәк булырга мөмкин», – диде Лариса Хәбибуллина. Ул шунысын да искәртте: тарифлар артканнан соң да Татарстан Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында түләү күләме буенча уртада калачак.

– Бездә электр буенча гына түләүләр зуррак булачак, хәер, моңа кадәр дә шулай иде. Табигый газ, юынтык суларны чыгару һәм җылылык буенча – республика исемлек уртасында, су бәясе буенча – арттан дүртенче урында, – диде Лариса Хәбибуллина.

1 июльдән тарифлар күпмегә артачак?

Ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. «Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 сум тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак.

Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 6,78 сумнан 7,47 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 69 тиенгә артачак.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә исә 117,24 сум түләргә туры киләчәк.

Җылылык энергиясе тарифы 10,8 процентка артачак һәм 2 388,45 сум/Гкал тәшкил итәчәк. Зур шәһәрләр арасында иң түбән тариф – Чаллыдагы «Татэнерго» бүлегендә. Иң зур бәяләр исә – башкаладагы «Казэнерго» оешмасында.

Су үткәргән өчен республика буенча уртача тариф, 11,2 процентка кыйммәтләнеп, 33,81 сум/куб метрга җитәчәк.

Белгечләр әйтүенчә, эчә торган су бәясе аның җир астыннан яки сулыклардан килүенә, сатып алынуына карап аерыла. «Җир өстеннән су алу корылмалары барлык зур шәһәрләрдә дә диярлек бар. Иң түбән тарифлар – Казанда (29,41 сум), иң кыйммәте – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында (53,77 сум). Республика күләмендә исә эчә торган суга уртача тариф 34,94 сум тәшкил итәчәк», – диде Лариса Хәбибуллина.

Халыкка ярдәм итү максатыннан, Татарстанда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары да каралган. Республикада яшәүчеләргә әнә шул хакта да искәрттеләр. «Коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләргә субсидия каралган. Дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк», – диде Лариса Хәбибуллина. Сүз уңаеннан, былтыр Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык гаилә 1,1 миллиард сумлык ташлама-субсидия рәсмиләштергән.

Билгеле булганча, дәүләт ярдәме ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Сүз уңаеннан, коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында исәпләп тә караганнар: 1 июльдән соң 56 квадрат метрлы фатирда яшәүче өч кешелек гаиләнең коммуналь хезмәтләргә чыгымнары якынча 350–400 сумга артачак. Тик шунысы бар: җәй булгач, бу бәягә җылылык өчен яңача түләү кермәгән.

Фикер

 Дмитрий РОМАНОВ, Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитетының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе:

– Ел башыннан бирле безгә халыктан 460тан артык мөрәҗәгать килеп иреште. Республикада яшәүчеләрне барыннан да бигрәк коммуналь хезмәтләр өчен акча исәпләү, күпфатирлы йортны идарә итү һәм аны карап тору, капиталь төзекләндерү кебек мәсьәләләр борчый. Моннан тыш, даруларга һәм юлда йөрүгә тарифлар да көн кадагында тора. Әлеге һәм башка сораулар буенча Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына (843) 236-36-36 телефон номеры яки рәсми сайт аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү