Татарстанда БДИда 100 балл туплаучылар саны арткан

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, география, химия, әдәбият, рус теле, математика (профиль) фәннәреннән 253 укучы 100 балл туплаган. Әйтик, 66 укучы – рус теленнән (2023 елда – 55), 45е математикадан (2023 елда – 8) иң югары нәтиҗәгә ирешкән.

Барлыгы 9 укучы ике фәннән 200әр балл җыйган. Алар – Актаныш районы, Әлмәт, Казан, Чистай шәһәрләреннән. Башкала мәктәпләрендә йөз балл туплаучылар саны 106га җиткән. Татар теле сынавын, ягъни БРИны республикада җиде укучы тапшырган иде. Шуларның берсе – Казан кызы Камилә Гыйлаҗиева 100 балл алган. Башка фәннәрдән исә әлегә имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел.

Камилә Гыйлаҗиева, Казан:

– 127 нче рус мәктәбендә белем алдым. Татар теленнән югары балл көттем, әмма йөз үк булыр дип уйламадым. Татар гаиләсендә туып-үстем. Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. 9 нчы сыйныфта укыганда, татар теленнән сынау тапшырган идем. Шуннан соң төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, әзерлегемне ныгыттым. Биремнәр бик җиңел булмады, ләкин әзерләнгән очракта язарга мөмкин. КФУның татар филологиясе һәм журналистикасы бүлегенә барырга җыенам.

Айнур Гыйлаев, Актаныш:

– Математика (профиль) һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 200 баллга тапшырдым. Моңа кадәр Казан дәүләт төзелеш-архитектура институтына укырга керергә җыенган идем. Мондый зур баллар туплагач, Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары турында уйлый башладым. Әти-әниләрем җибәрергә каршы түгел. Бер генә ел түгел, 11 ел укуның нәтиҗәсе бу. Уйнап-көлеп йөрсәң, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмый, билгеле. Бик тырышып укырга кирәк. Бер дәресне аңламасаң, икенчесен дә аңламаячаксың. Белемнең нигезе булсын. Кемнәндер күчереп яки биремне тиз генә эшләп, «5ле»гә укып булмый. Репетиторлар ялламадык. Төннәр буе да әзерләнмәдем. Ял да кирәк бит. Дизайн, видеолар төшерү белән дә мавыктым. «Википедия»гә татарча мәкаләләр яздым.

Рәйсә Абдуллина, Казан:

– Мин моңа кадәр Балтач районының Карадуган мәктәбендә укыдым. 11 нче сыйныфка Казандагы олимпиадаларга махсус әзерләнү үзәге – СОлНЦе мәктәбенә күчтем. Рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга бирдем. Мондый күрсәткеч – тырышлык нәтиҗәсе һәм бәхет эше. Ул борчылу, дулкынлануны әйтеп бетерерлек түгел. Дөресен әйткәндә, рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга бирермен дип мәңге уйламаган идем. Ни өчен дигәндә, ел буе татар теленнән халыкара олимпиадага әзерләндем бит. Вакыт азрак тиде.

Илина Бариева, Мөслим районы:

– 11 ел буе Мөслим гимназиясендә укыдым. Төрле олимпиадаларда җиңүләр яуладым, призер булдым. Укудан тыш, спорт белән дә кызыксынам. Россиянең спорт мастеры, армрестлинг буенча ике тапкыр Россия чемпионы мин. Химиядән 100 балл җыйдым. Югары балл туплау теләге миндә күптән бар иде. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Тик әле кайсы вузны сайлаячагымны төгәл әйтә алмыйм. Ел дәвамында тырышып укыдым. Атна саен консультацияләргә йөрдем. Моннан тыш, онлайн мәктәптә дә шөгыльләндем. Укытучым Венера Семеновага рәхмәтлемен.

Алинә Гайнетдинова, Кайбыч районы:

Олы Кайбыч мәктәбен тәмамладым. Иҗатка гашыйк кеше мин. Казан дәүләт мәдәният институтының театр юнәлешен сайладым. Рус әдәбиятыннан имтихан бирәчәгемне 10 нчы сыйныфта ук хәл иткән идем инде. Ләкин 100 балл туплармын дип күз алдыма да китермәдем. Ни өчен дигәндә, рус әдәбиятыннан теләсә нәрсә көтәргә, ягъни иншаларга төрлечә бәя бирергә була. Репетиторлар белән шөгыльләнмәдем диярлек. Нибары апрель ахырында онлайн мәктәптә курс сатып алдым. Белем нигезен миңа рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Куликова бирде. Имтиханнар алдыннан бик борчылдым. Районда рус әдәбиятыннан сынауны үзем генә биргәнгә күрә, тагын да ныграк курыктым. БДИ кирәк, ләкин аны бераз җиңеләйтсеннәр иде. Имтиханның эчтәлеген түгел, ә оештыру формасын.

Зәринә Гайнетдинова, Баулы районы:

– 9 нчы сыйныфка кадәр башта 5нче мәктәптә укыдым. Аннан 6 нчы мәктәпкә гуманитар профильле сыйныфка күчтем. Математикадан да база өлешен «5»кә бирдем. Рус теленнән 100 балл – очраклы гына нәтиҗә түгел. Олимпиаларда катнашып, җиңүләр яуладым. Репетиторлар белән шөгыльләнмәдем. Рус теле укытучыларым Галия Гыймранова, Зилә Тимаевага рәхмәт. Киләчәктә хокук белгече буласым килә. Имтиханда һәр укучы дулкынлана, мин дә каушадым. Видеокамералар, кат-кат тикшерүләр, әлбәттә, куркыта. Үз көчеңә ышанырга кирәк. БДИ бит ул – тормыштагы бер имтихан гына. Аны бирә алмасаң, дөнья бетми. Алда сынаулар тагын да күбрәк булачак. Шуңа күрә беркайчан да күңелегезне төшермәгез.

Камилә Шиһапова, Балык Бистәсе районы:

– Балык Бистәсендәге 1 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы мин. Барлыгы биш фәннән имтихан тапшырдым. Үзлегемнән дә өйрәндем, онлайн мәктәптә дә шөгыльләндем. Төннәр буе әзерләндем. Әдәби әсәрләр күп укыдым. Рус әдәбиятыннан 100 балл ул – өч ел буе тырышып укуымның нәтиҗәсе. Биремнәр ел саен катлауланып тора. Ялгышырга ярамый. Бер хата ясасаң, алты баллың кими дигән сүз. Казан дәүләт мәдәният институтының хореография бүлегенә укырга керәсем килә. Нәтиҗә яхшы булса, Санкт-Петербург вузын да карарга исәп. БДИ – бик яхшы әйбер, яхшы вузга керү өчен менә дигән социаль баскыч булып тора.

Төп фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү