Фәрит Мөхәммәтшин: «Район халкы һәм депутатлары арасында яклау табачак дип ышанам»

Югары Ослан районы белән Евгений Варакин җитәкчелек итәчәк. Аны вакытлыча җирле башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләделәр. Евгений Варакинны район сессиясенең чираттан тыш утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Билгеле булганча, элеккеге башлык Марат Зыятдинов башка вазыйфага күчте.

Татарстан Рәисе Указы нигезендә, Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Марат Зыятдинов республиканың Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. «Бу – Марат Зыятдиновның хезмәтенә югары бәя дип саныйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул туплаган бай тәҗрибә һәм абруй республика үсеше бәрабәренә яңа вазыйфада кирәк булачак һәм тулысынча тормышка ашырылачак дип ышанам. Ул хәл иткән мәсьәләләр даирәсе район башлыгыныкыннан кимрәк түгел, әһәмияте шунда: киңкырлы икътисадка ия булган республика бик күп сатып ала һәм сата».

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча, Югары Ослан районнар арасында беренче унлыкка керә. 2019 елда ул – сигезенче, 2001 елда – алтынчы, 2023 елда унынчы урын алган. Марат Зыятдинов районны 2012 елдан бирле җитәкләде. «Шушы вакыт аралыгында аның җитәкчелегендә районда территориаль үсешкә бәйле күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, икътисад һәм социаль тармакта уңышка ирешелде. Былтыр Югары Осланда тулаем территориаль продукт күләме 26 миллиард сумга җитте. Бу – 2012 елда район ирешкән күрсәткечтән 7 тапкыр зуррак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта район депутатлары Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Максим Черменскийның отставкага китү турындагы карарын да кабул итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына вакытлыча Евгений Варакин кандидатурасы тәкъдим ителде.

– Ул – республикада билгеле кеше, Казанда күп эшләде. Ә соңгы ике елда Премьер-министр урынбасары вазыйфасында республикага беркетелгән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерү эшен җитәкләде. Ул төбәк һәм җирле хакимият органнары белән эшне җайга сала алды, республика районнары һәм шәһәрләре, предприятиеләр, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге белән берлектә җирле халыкка һәм хәрбиләргә даими рәвештә гуманитар йөк тапшыру һәм тарату эшен оештырды. Евгений Анатольевич кандидатурасы район халкы һәм депутатлары арасында яклау табачак дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

– Луганск Халык Республикасында булганда мин күп тапкырлар сезнең якташларыгызны, районнан килгән ярдәм йөкләрен, Донбасста хезмәт итүче хәрбиләргә карата җылы мөнәсәбәтегезне күрдем. Ул вакытта ук туган җирдән килгән ярдәмне тоеп, һичшиксез җиңәчәгебезгә ышандым, башкача мөмкин дә түгел, – диде Евгений Варакин җавап сүзендә.

Белешмә

Евгений Варакинга – 48 яшь. Ул Казанда туган. 2002 елда Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган. 2003–2006 елларда – коммуналь хуҗалык тармагында, 2006–2016 елларда – Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләрендә җитәкче вазыйфаларда, 2016–2021 елларда – шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, 2021 елда – Казан башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасында префект булып эшләгән. 2022–2024 елларда Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкарды. Соңгы ике елда Евгений Варакин Лисичанк һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерү эше өчен җаваплы булды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү