Барда ягында узган Бөтенроссия авыл Сабан туе ниләр белән истә калды?

Якын туганнарга кайткан кебек. Пермь краеның чын татар районы – Бардада үзеңне әнә шулай хис итәсең. Бу якларга очраклы килеп чыкмадык, быел монда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Ул илнең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кешене җыйды. Данлыклы Барда җирендә гөрләгән милли бәйрәмдә «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.    

Бөтенроссия авыл Сабан туеның Пермь краенда узуы очраклы түгел. Быел Барда районы оешуга 100 ел тулды. Пермь җирендә Сабан туен бәйрәм итү турында беренче язма телгә алынуга да – 240 ел. Әйтергә кирәк, бардалылар милли бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Тәҗрибәләре дә бар. Бөтенроссия авыл Сабан туеның 2013 елдагысы да биредә узган.

Әлеге вакыйгалар уңаеннан районда яңа биналар торгызылган, искеләре яңартылган. Әллә никадәрле чаралар үткәрелгән һәм әле үткәреләчәк. Кайсы гына бинаны алма, ул төзекләндерелгән һәм бизәлгән. Район буенча йөргәндә күбесеннән буяу исе килеп торды хәтта. Сабан туе мәйданында исә утыргычлар да кибеп бетмәгән. Автобуста бергә барган юлдашларыбыз: «Барда пичәте белән кайтып киттек», – дип көлештеләр.

Өч көнлек бәйрәм

Сабан туе чаралары өч көн дәвам итте. Беренче көндә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе узды. Кичке якта Барда халкына Татарстан артистлары концерт куйды. Якташларын бәйрәм белән җырчы Чулпан Йосыпова, көндез Сабан туенда Гүзәл Уразова котлады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, күркәм гадәте буенча, сәхнәдән халыкны җырлатты да әле.

– Милләттәшләребезне күрүгә бик шатбыз. Татар халкы, бер очрашу – үзе бер гомер, ди. Без Татарстанда, төбәкләрдә очрашканда чараларыбызны гел «Туган тел» белән бетерәбез. Әйдәгез, бүген үзебезнең гимн белән ачып җибәрик әле, – диде ул.

Васил Шәйхразыев Барда районы үзәгендә «Гаилә паркы»н ачуда да катнашты, шунда язылышкан яшь гаиләгә җылы теләкләрен җиткерде. Сабан туе көннәрендә районда Боз сарае, Балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Татар шагыйренең исемен йөртәчәк паркка Муса Җәлил бюсты урнаштырылды.

Кукмара сөте, Барда савыт-сабасы

Сабан туе көнне иртән үк кояш кыздырды. Сәгать 10нар тирәсендә без бәйрәм узасы урында идек инде. Бу вакытта халык әллә ни күп булмаса да, төш вакытына мәйдан шыплап тулды. Иң беренче эш итеп «ишегаллары»н әйләндек. Мәйдан тирәли Пермь, Татарстан һәм Башкортстан «авыллары» урнашкан. Гадәттәгечә, ишегалларында кул эшләре, һәр төбәкнең горурлыгы булган милли үзенчәлекләр урын алган. Әйтик, Пермь ягында күннән ясалган эшләнмәләр, кулдан үрелгән чыбыркы бар иде.

Татарстан «ишегалды»ндагы Кукмара районында эш гөрли. Күзем «сөт аертучы» бер апа белән абыйга төште.

– Сабантуйларда еш катнашабыз. Казанга, төбәкләргә барабыз, шушы инсталляция белән йөрибез. Кызыксынучылар күп, килеп сорыйлар. Белмәүчеләр дә бар. Без аңлатабыз, тарихын сөйлибез. Әйтик, элек күршеләр бер-берсенә йөрешкән. Башта үзенең сөтен аерткан, аннары күршесенекен, – дип сөйләде Кукмара районының Тырыш авылы клубы мөдире Ринат Шәрәфетдинов.

Барда ишегалдында керамикадан ясалган савыт-сабалар әллә кайдан ук җәлеп итеп тора. Аларны ясаучы Барда кызы Әлмира Сарманова белән тиз генә сөйләшеп алдык.

– Бу эш белән инде өч ел шөгыльләнәм. Пермьдә курслар үттем, аннары Санкт-Петербург шәһәренә барып, тулысынча өйрәнеп кайттым. Бардада үземнең остаханәм бар. Эшләнмәләрне фарфордан, гадәти керамикадан ясыйм, төрле техникалар кулланам. Заказга һәм бүләккә төрле сувенирлар һәм савыт-сабалар эшлим. Чималларын Чиләбе өлкәсеннән кайтартам. Яшьләр дә, олылар да, балалар да кызыксынып ала, – дип сөйләде ул безгә.

Сабан туе ярминкәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән йөзгә якын җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итте. Моннан тыш, традицион халык һөнәрләре, фермерларның казанышлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм башка бик күп күргәзмәләр узды.

Һәр Барда кешесе әзерләнде

Бәйрәмне рәсми рәвештә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.

– Чын күңелдән барыгызны да үзебезнең иң яраткан бәйрәм белән котлыйм. Без монда икенче тапкыр. Пермь крае елдан-ел матурая бара. Бардада да уңай үзгәрешләр булганын күрәбез. Бергә булырга кирәк, бердәм булыйк. Бәйрәм белән! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башлыгы Пермь крае җитәкчелегенә Сабан туйны югары дәрәҗәдә оештырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Дмитрий Махонин, халыкны сәламләп, Сабан туеның бөтен Пермь крае өчен зур бәйрәм булуын әйтте.

– Илнең төрле төбәкләреннән килгән бик күп кунакларны күрүебезгә бик шатбыз. Бездә дус һәм тату яшәүче 120дән артык милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен кадерлибез. Бәйрәм истә калырлык булсын өчен бик тырыштык, – диде Пермь крае башлыгы.

Барда округы башлыгы Хәлил Алапанов бәйрәмгә әзерлектә һәр Барда кешесе катнашканын әйтте.

– Җыештырдык, чистарттык, төзедек, төзекләндердек. Ышанычыгыз һәм бу зур милли бәйрәмне бездә үткәрү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Ул Бардага алга таба да үсәргә ярдәм итәр дип ышанам, – диде Хәлил Алапанов.

Сүз уңаеннан, Бардада Татарстан Республикасы һәм Пермь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды. 2024–2027 елларга исәпләнгән документны Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин имзалады.

Ә киләсе Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсендә узачак. Пермь крае башлыгы бәйрәмнең символы – «Тулпар ат»ны Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка тапшырды.

3 мең кешелек азу, өч туй 

Бөтенроссия авыл Сабан туенда рекорд та куйдылар. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән атаклы шеф-поварлар 3 мең кешегә татарча азу әзерләде. Милли ризыкның авырлыгы 857 килограмм тәшкил итте. Моннан тыш, кунакларны 555 литр самавырдан чәй белән сыйладылар. Сабан туе кысасында туй фестивале дә узды. Бу көнне берьюлы өч пар – рус, татар һәм башкорт яшьләре өйләнеште. 50 һәм аннан да күбрәк ел яшәгән гаиләләр аларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.

Бардадан Фәрит һәм Гадилә апа 55 ел бергә яшиләр. Алар белән рәсми ачылышны көтеп утырганда таныштык. Фәридә апа безгә Барда үзенчәлекләре һәм авыл исеменең килеп чыгышы турында сөйләде.

– Бардалылар гына әйтә торган «кый» бар. Мин барда кый, мин бардым кый, кыйны кыям кый дип. Шуңа да безне «кый татарлары» дип атаганнар. Безнең як казлары белән данлыклы, заманында аны күп тотканнар. Хәер, бу гореф-гадәт хәзер дә саклана, – дип сөйләде ул.

Чабышлы һәм көрәшле

Сабан туеның иң мавыктыргыч ярышларына да килеп җиттек. Сер түгел, күпләр милли бәйрәмне ат чабышы һәм көрәш өчен генә дә көтеп ала. Трибуналар тулы, җайдаклар һәм көрәшчеләр әзер, бүләкләр үз хуҗаларын көтә. Чабышта финишка беренче булып Победная кушаматлы атына атланып Пермь краеннан Раил Шәйдуллин килде. Җиңүчегә төбәк губернаторы «Лада Гранта» автомобиле тапшырды.

Көрәш мәйданында баш батыр исеме өчен Зәйдән Радик Сәлахов белән Теләчедән Раил Нургалиев бил алышты. Радик көчлерәк булып чыкты. Батырга тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнде. Машина ачкычын аңа Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

– Быелгы көрәш башка елгылардан аерылмады, бөтен җирдә көрәшергә кирәк. Елдан-ел көчлерәк көндәшләр килә, шуңа күрә әзерләнәбез, тырышабыз. Бөтен алымнарны да һәрьяклап яхшыртабыз. Бу – минем көрәштә яулаган 13 нче машинам, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты баш батыр.

Барда чын милли рухлы, милли җанлы, һәр тарафтан татар теле ишетелеп торган урын булып истә калды. Бу яктан ул төбәкләргә генә түгел, үзебезгә дә үрнәк алырлык.

Фото: Татар-информ

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү