«Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме активистлары чираттагы юлга җыена. Бу юлы алар хәрбиләргә «ВАЗ-2107» машинасы, мотоцикл, туңдыргычлар һәм башка кирәк-яраклар алып барачак. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтындаРизилә Корбанова яза.
Кукмарадан Нияз Мөхәммәтов махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләргә гуманитар ярдәм илтә. Ул бу изге эштә ялгыз түгел, аның белән шушы юлларны Владимир Аввакумов, Рәсим Зәйнетдинов, Рәмис Сираев та уза. Украина картасында алар бармаган нокта калмаган диярлек.
«Егетләрнең хәлләрен бик яхшы аңлыйм, аларга булышасым килә, үзем — шундый хәлдә булган кеше. 1999-2000 елларда армия хезмәтен үткәндә икенче Чечня сугышына җибәрелдем. Шуңа күрә андагы тормышны күз алдыма китерәм. Ул вакытта мондый ярдәмнәр оештыру юк иде, мөмкинлек бар икән, нишләп әле егетләргә теләктәшлек күрсәтмәскә?!», — диде Нияз Мөхәммәтов.
Нияз Мөхәммәтов солдатлар янында 22 тапкыр булган. Солдатлар берсе дә зарланмый, ди ул. Алар, кирәк-яракларны язып, исемлек җибәрәләр. Хәрбиләр сораган, иң беренче чиратта кирәк булган әйберләрне алып барырга тырышалар, чөнки артык йөк илтүдән мәгънә юк, ул әрәм генә булачак.
Бүгенге көндә аларга маскировкалау челтәре, төзелеш материаллары, дроннарга каршы радиоэлектрон көрәш җайланмалары, дымлы салфеткалар кирәк. Суыткычлар бервакытта да артык булмый. «Ризык күп, бозыла», диләр. Азат Заһидуллинпластмасс мичкәләр бирде, ризыкны, тычкан ашамасын өчен, шунда тутырып алып барачакбыз.
«Шушы арада машинаны рәсмиләштерәчәкбез, аннары төзеклеген каратырга кирәк. Юлда барганда да ватылмасын, аннары егетләрне дә борчырлык булмасын. Хәрбиләр — анда, без — монда. Бу аларның гына башына төшкән кайгы түгел, ә барыбызга да кагыла, шуңа күрә солдатларга булышасы килә. «Кукмара килде!» — дип шатланганнарын күрү — үзе зур әйбер, без дә аларның исән-имин булуларына куанабыз», — диде Владимир Аввакумов.
Төркемнең рәхмәтле солдатлар кул куя, теләкләрен яза торган әләмнәре дә бар. Анда инде буш урын калмаган диярлек. Киләчәктә бу әләм «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме оештырган музейда урын алыр дип ышанабыз. Ә музей турындагы уй-планнары белән әлеге төркемне оештыручыларның берсе Алсу Шәйхетдинова сөйләде.
«Безнең төркем махсус хәрби операция башланганнан бирле солдатларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Минем ирем, энем дә — хәрбиләр, хәзерге вакытта алар Донецк якларында хезмәт итә. Киләчәктә махсус хәрби операциягә багышланган музей булдырырга телим. Аның өчен бүгенге көннән үк солдатлар җибәргән шартлаткыч җайланмалардан калган кыйпылчыкларны, пуляларны җыеп барам», — дип сөйләде ул.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat