Кайда яшен суккан, кайда су баскан: сишәмбегә каршы төндәге хәлләр кабатланмасмы?

Буада бакчадагы үсентеләргә зыян салган, Мамадышта йортны яшен суккан, ә Казанның үзәген тездән су баскан. Көндезләрен 35 градуска кадәр кыздырганнан соң, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә яшенләп коеп яуган яңгыр, көчле җил һәм боз әнә шундый бәла-каза китерде. Синоптиклар исә алдагы көннәрдә дә хәвеф-хәтәр куркынычы турында кисәтә. Чамадан тыш эссе һава торышы атна азагында бирешә башлаячак, дип көтелә.

Дүшәмбе кич социаль челтәрләрдә катлы-катлы булып килгән кара болытлар турындагы тәүге хәбәрләрне Буа районында яшәүчеләр куя башлады. «Кичке сигез тулып киткәч, бик көчле җил башланды. Шул арада бөтен тирә-юньне болыт каплады һәм ишеп яңгыр яварга тотынды, – ди җәен Буа районының Ивашевка авылында яшәүче Гөлшат Сафина. – Көчле җил чия агачын сындырды. Яңгыр бәрәңге, помидорларны екты. Борчак зурлыгында яуган боз кыяр үсентеләрен кисте. Әле ярый боз озак яумады, җиле дә тиз тынды. Бездә яңгыр төнге берләргә кадәр яуды».

Казанга көйсез һава торышы төнге унберләр тирәсендә килеп җитте. Республика синоптиклары әйтүенчә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 25–27 метрга кадәр җиткән. Күз ачып йомганчы шәһәр үзәген су басты. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, Бауман урамында тездән су ерып йөргәннәр. Ә Островский урамында кичтән йорт янында куеп калдырган машиналарны су агымы алып киткән. «Иртәгә бу машиналарны шәһәрнең Авиатөзелеш районыннан эзләп табарга туры килмәгәе», – дип, уенын-чынын бергә кушып язып калдыручылар да булды интернетта. Кайберәүләр исә, форсаттан файдаланып, шәһәр урамы буйлап йөзәргә үк чыккан. Ни генә булмасын, коеп яуган яңгырга барыннан да бигрәк, Универсиада авылында яшәүче БРИКС уеннары спортчылары сөенде бугай. Алар төнлә яңгыр астында рәхәтләнеп биегәннәр.

Казанда яшен күпкатлы йорт түбәсенә суккан. Зыян күрүчеләр юк. Питрәч районының Иске Кощаково авылында йортны яшен суккан, дигән хәбәр дә бар. Җирле үзидарәгә шалтыраткач, бу хакта хәбәрдар булмауларын әйттеләр. Интернеттагы видеоязмага караганда, яңа төзелеп килүче йортка ут капкан. Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында да яшенле яңгыр бәла-казасыз гына узмаган. «Буш тора торган йортны яшен сукты. Хуҗалары җәй көне сирәк кенә кайткалап китә иде. Йорт тулысынча янып бетте. Башта үз көчебез белән сүндерергә тырыштык. Аннары янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Ут күрше-тирәгә күчмәде. Башка зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләде Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов.

Атна азагында эссене салкынча һава торышы алмаштырачак. Республика синоптиклары шулай дип ышандыра. Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада +26…+30 градуска кадәр җылытачак. Төнлә һава температурасы +20 градус тирәсендә тирбәләчәк. Пәнҗешәмбе көнне дә һава торышы артык үзгәрмәячәк, ди белгечләр. Урыны белән явым-төшемнәр булырга мөмкин. Ә менә җомга-шимбә көннәрендә терекөмеш баганасы көндез +20…+25 градустан да күтәрелмәс, дип көтелә. Кабат яшенле яңгырлар вәгъдә иткәннәр. Алдан алынган фаразларга караганда, киләсе атнада көндез +20 градус җылы булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, июльдә тагын да эссерәк булырга мөмкин. Шуңа күрә корылык куркынычын да фаразлаган ул.

Табигать кыланмышлары иң беренче чиратта климат үзгәрүгә бәйле. География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина әнә шул фикердә.

– Уртача еллык, айлык температуралар күтәрелә. Болар үз чиратында бозлыклар эрүгә, дөнья океанының күтәрелүенә китерә. Барлык табигый системаларда баланс югала, димәк. Болар барысы да температура аномалияләренә, төрле гадәттән тыш күренешләрнең ешаюына китерә. Өермәләр, торнадолар, давыллар да климат үзгәрешләренә бәйле рәвештә килеп чыга, – ди белгеч. – Кояш тәэсире бик артты. Анда бик куәтле шартлаулар бара, Татарстан җирлегендә төньяк балкышларын шуңа күрдек тә. Безнең җирлеккә хас нәрсә түгел ул. Болар безнең климатка соңрак йогынты ясаячак әле, ди галимнәр. Әйткәнемчә, тора-бара давыллар ешрак күзәтеләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының смс-хәбәрләренә игътибарлы булсак иде. Андый «смс»ларда җил тизлеген м/секундларда язалар. Минемчә, аны, аңлаешлырак булсын өчен, км/сәгать белән язарга кирәк. Әйтик, 33 м/с ул бит инде сәгатенә 100 чакрым дигән сүз. Бу – бик зур тизлек. Бофорт шкаласы дигән төшенчә бар. Ул җилнең җирдәге предметларга һәм диңгез өслегенә тәэсирен күрсәтә. Мәсәлән, 14–17 м/с тизлектәге җил – көчле җил. Аны км/сәгатьләрдә күрсәтсәк, ул 50–61 км/сәг булачак. Бу җил зур агачларны да селкетергә мөмкин. Җил 20 метр/секундтан артып китсә, шторм көтәргә кирәк. Бу вакытта җил йорт түбәләрен дә алып китәргә мөмкин. Шуңа да кисәтү хәбәрләренә һәрвакыт игътибарлы булырга киңәш итәм.

Халык сынамышлары

– 20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.

– 23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.

– 26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.

– 30 июньдә көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

Фото, видео: vk.com

 

 


Фикер өстәү