Үзебезнең йолдызлар! БРИКС Уеннарында Татарстан спортчылары кунакчыллык күрсәтми

Биш көндә 244 медаль! Казанда уза торган БРИКС Уеннарында Россия җыелмасының уңышы бу. Әле моның белән генә чикләнмәсләр, билгеле. Ярышлар атна азагына кадәр дәвам итә бит әле. Җиңүгә Татарстан спортчылары да өлеш кертә. Ярышларда аеруча истә калган үзебезнекеләрне барладык.

Никита Шлейхер (трамплиннан суга сикерү).

Егет Ставропольдә дөньяга килә. Әмма аның язмышы Казанга тыгыз бәйләнгән. 2014 елда гаиләсе белән бирегә күченеп килә ул, Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлый. 26 яшьлек Никита Шлейхер – Европа чемпионатының ике алтын, дүрт көмеш һәм өч бронза медале, 2015 елгы Европа уеннарының һәм 2017 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының алтын һәм көмеш медальләре иясе. Егет БРИКС Уеннарында да уңышлы чыгыш ясады, шәхси һәм парлы ярышларда ике алтын медаль яулады.

Сергей Сирант (бадминтон). Сергей – Ерак Көнчыгыш егете.

Бадминтонда оста булуы турында бик күп җиңүләре сөйли. Сергей Токиодагы Олимпия Уеннарында катнашты, дүрт тапкыр Россия чемпионы, Европа һәм дөнья кубогының күп тапкыр призеры һәм җиңүчесе булды. БРИКС Уеннарында алтын медаль иясе булып танылды.

Даниел Маринов (спорт гимнастикасы).

Тумышы белән Даниел – Болгариядән. Балачагында әнисе белән Россиягә күченә, Казанда яши башлый, ярышларда Татарстан данын яклый. Егетне бик еш «гимнастиканың булачак йолдызы» дип атыйлар. Даниел, чынлап та, үзенең оста булуын әледән-әле дәлилләп тора. БРИКС Уеннарында берьюлы 5 медаль иясе ул. «Халыкара мәйданда тәүге чыгышым белән барысы да котлый, әле ярыштан соң тулысынча аңыма килдем дип тә әйтә алмыйм. Уеннарның нәкъ менә Казанда узуына сөенәм», – ди спортчы егет.

Зөлфәт Гәрәев (авыр атлетика).

24 яшьлек егет – Чаллыдан. 2021 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, Европа чемпионатында катнашты, авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы. БРИКС Уеннарында штангист егет Россия рекордын яңартты.

Рамилә Вәлитова (җиңел атлетика).

Казан спортчысы Рамилә, бу елның маенда озынлыкка сикерүдә шәхси рекорд куеп, БРИКС Уеннарында катнашу өчен Россия җыелмасына керү хокукы алды. Спортчы кыз башкаланың «Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсендә Олег Арбеев җитәкчелегендә шөгыльләнә. Уеннарда озынлыкка сикерүдә бронза яулады Рамилә.

Юлия Сохацкая (җиңел атлетика).

Юлия – үз юнәлешендә (семиборье) илдә иң көчлеләрдән саналган спортчы кыз. БРИКС Уеннарының Казанда узуына бик сөенгән ул. «Биредә бик күп якыннарым яши. Безнең өчен җан атарга бик күп кеше килде», – диде ул ярышлардан соң. Уеннарда ул көмеш медальгә ия булды.

Артем Косов (ишкәкле спорт).

Артем балачагында баскетбол белән шөгыльләнә, әмма җәрәхәт алу сәбәпле, бу спорт төрен онытырга туры килә һәм ишкәкле спорт белән мавыгып китә. БРИКС Уеннарында Россия җыелмасы составында катнашты Казан спортчысы. Артем – күп тапкырлар Россия чемпионы, Европа чемпионаты призеры, 2016 елда Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашты. БРИКС Уеннарында ул көмеш медальгә ия булды.

Евгения Косецкая (бадминтон).

Казанга Чиләбедән күченеп килә. Илнең иң яхшы хатын-кыз бадминтончыларының берсе ул, алты тапкыр Россия чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры булды, Токиодагы Олимпия Уеннарында катнашты. Казандагы ярышларда алтын һәм көмеш медаль яулады.

Владимир ЛЕОНОВ, Татарстанның спорт министры:

– Дөресен генә әйткәндә, финишка якынаясы да килми. Оештыручы буларак шуны әйтә алам: спортчылардан, тренерлардан, кунаклардан уңай кайтавазлар ишетү рәхәт. Югары дәрәҗәдә оештыру нияте бар иде, билгеле. Бер генә илнең дә болай итеп оештырганы юк иде әле. Спортчыларны алдап булмый: алар объектларның сыйфатын яхшы бәяләде. Тамашачыларның да кызыксынуы зур. Бер ел элек БРИКС Уеннары хакында берәү дә белми иде. Без аны таныттык, бренд ясадык.

Төп фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү


9790