Диетолог шикәр алмаштыргычларның зарарлы булуын сөйләде

Табиб-диетолог Наталья Павлюк шикәр алмаштыргычларының зыяны турында сөйләде.

Кариес, симерү, шикәр диабеты, гипертония, атеросклероз кебек авыруларны булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 40-50 г гына шикәр кулланырга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә кирәк. Күп очракта тәмлетамаклар стевия, сукралоза, аспартам кебек шикәр аналогларына күчәләр.

«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр алмаштыргычлары кушылган эчемлекләр шикәр кебек үк шикәр диабеты куркынычын арттыра. Бары тик шикәрдән бу куркыныч ике тапкыр күбрәк», — дип китерә Павлюк сүзләрен «Радио 1».

Эксперт шулай ук шикәр алмаштыргычларның ашказаны-эчәк тракты һәм микробиотага тискәре йогынты ясый алуын билгеләп үтә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү