СВОдагы егетләр тарихы: «Мин башкача эшли алмыйм»

Алар еламаска тырыша. Уллары белән горурланып, җиңеп кайтасыларына өметләнеп яшиләр. Герой тәрбияләгән гаиләләрнең хәлен белештек.

Күңел кушканча

Чаллыда яшәүче Илдар Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм илтергә барган җиреннән шунда кала. Әти-әнисенә бер генә сүз әйтә: «Мин башкача эшли алмыйм». 2023 елның гыйнвары була бу.

– Мин бу эшемне күңелем кушканга башкарам. Инде 10 мәртәбә ярдәм илтеп кайттым. Улым да үзе теләгәнчә эшләде. Мин монда кирәгрәк, диде. Каршы килмәдек. Кирәк киемнәрен җыеп җибәрдек. Бер елга, үзе теләп, контракт төзеде. Ике тапкыр ялга кайтып китте инде, – дип сөйли Фәрит абый.

Илдар ялга кайткач өйләнеп тә киткән. Беренче көнне туй ясаганнар, икенче көнне китеп тә барган. Киленнәре Айназ исемле икән. Ул да Илдарның әнисе Флера, әтисе Фәрит кебек аның кайтуын көтә. Әле шушы арада егет яраланган да булган. Госпитальдә ятып чыккан. Яралары төзәлүгә, яңадан алгы сызыкка кергән.

– Кемдер Ватанны сакларга тиеш. Ә без андагыларга ярдәм итүдән туктамыйк. Егетләр безнең өчен тырыша. Анда барып күргәч кенә, тормышның кадерен аңлыйсың. Без монда оҗмахта яшибез икән, диясең. Әнә шуңа да егетләрне ташламыйк, – ди ул.

«Исән генә булсын»

Улы Булат – Чирмешәндә яшәүче Альвида Гайнетдинованың бердәнбер юанычы. Әнисе аны ялгыз үстерә.

– 6 нчы сыйныфта укыганда, дуслар белән кадет мәктәбенә күчәбез, дип кайтты. Ризалаштым. Ул чакта улымның бу адымын хупладым. Булат, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлагач, юридик белем алмакчы иде. Тик укырга керә алмады. Шуннан соң вакытны әрәм итмәс өчен ювелирлыкка укыды. Армиягә китүгә үк, контракт төзеде. «Борчылма, әни, вакыт тиз уза дип юатты», – дип сөйли Альвида. – 19 яшендә өйдән чыгып киткән иде. Шул киткәннән соң Самарада 5 ай укыттылар да, махсус хәрби операция башланды. Ничек кенә өзгәләнсәм дә, сабыр итәргә тырыштым.

Булат күптән түгел ялда булып киткән. Альвида улының тизрәк кайтуын тели. Егетне сөйгән кызы дә көтә.

– 22 яше тулды инде. Мондагы иптәшләре гаилә кора. Аның да өйләнү уе бар. Тик бар да без теләгәнчә түгел. Илләр тынычлансын, дип телим. Аллаһы Тәгаләдән балама саулык-сәламәтлек сорыйм. Яралангач та, берни сиздермәде. Исән генә булсын. Тормышымның мәгънәсе бит ул. Дустым да, киңәшчем дә, сердәшем дә, – ди Альвида.

«Үзем теләп киттем»

Арчада яшәүче Резеда Абдуллина – өч егет әнисе. Динар, Илнар, Илназның әтиләре 2011 елда йөрәк авыруыннан кинәт вафат була. Динары, махсус хәрби операция башлануга, үз теләге белән Ватанны сакларга китә.

– Улым алдан әзерләнгән. 2022 елның октябрендә миңа аннан смс килеп төште. «Хәерле иртә, әни. Мин үзем теләп киттем». Шушы хәбәрне алгач, нишләргә дә белмәдем. Елап эш чыкмасын да аңлый идем. Йөрәк өзгәләнде инде. Әмма сер бирмәдем. Улымның бу адымын хупладым. Дөресен әйткәндә, сизгән идем. Аның характеры шундый. Ир-ат булсам, мин дә киткән булыр идем. Әле ялга кайткач та, уенда гел иптәшләре булды. Аның белән бик горурланам. Еламаска тырышам, сабыр итәм. Мин елап кына нидер үзгәртеп булса иде ул. Гомере бетмәсен баламның, дип телим. Аллаһы Тәгалә ни язган бит. Монда сугыш та юк, әнә күпме гомерләр кырыла. Баламның исән-имин йөрүен телим. Беркайчан да мине борчымады. Әле дә берни сөйләми. Бар да яхшы дип тора, – дип сөйли Резеда ханым. – Олы улым гаиләле, бергә яшибез. Кечесе аерым тора. Динарым өйләнмәгән иде әле. Җиңеп кайткач, өйләнергә җыена.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.

 


Фикер өстәү