Бер авылдан СВОдагы хәрбиләргә 2800 порция аш һәм ботка җибәргәннәр

Балтач районы Чутай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләнгән 2800 порция коры аш һәм ботканы волонтерларга тапшырганнар. Алар берничә көннән юлга әзерләнә. Барысы 2800 порция аш, ботка әзерләнгән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Боларнын һәрберсенә чиста ит (маен кертмичә) пешереп киптерергә кирәк. Кипкәч, 50 кг иттән 7 кило тирәсе ит кала. Итләр, тутыру өчен упаковка пакетлары, үзебездә булмаган кипкән яшелчәләр алу өчен шактый гына акча кирәк була. Кадерле дусларым, әйдәгез әз генә булса да акчалата ярдәм итик. Шушы изге корбан гаете көннәрендә үз өлешебезне сәдакәләрдән ташырыйк», дип мөрәҗәгать итә Чутай авылыннан актив хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.

Хәрбиләргә бу ашлар бик ошый. «Токмач ашын ашагач, коръән ашында утырган кебек хис иттек», дип хәбәр җибәрделәр.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.


Фикер өстәү