Алимент бурычың 10 меңнән артса, чит ил күрәм димә

Гаилә таркалганнан соң, һәр ун ир-атның берсе баласы белән дә араны өзә. Бер шәхси психологик хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, махсус тикшеренү уздырып, шундый нәтиҗәгә килгән. Кызганыч, юллар аерылгач, баласы белән аралашудан гына түгел, аңа матди ярдәм күрсәтүдән качып йөрүчеләр дә очрый. Бүген республикада шундый 20 меңнән артык җавапсыз ата-ана исәпләнә. Ни гаҗәп: баласына алимент түләмәүчеләр арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә байтак!

Бүген республиканың суд приставларында алимент түләтү турында 27 меңнән артык эш исәпләнә. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сүзләренә караганда, алар ел башыннан бирле алиментчылардан 672 миллион сумлык бурыч түләткән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 286 миллион сумга күбрәк. Быел биш айда баласына алимент түләмәгән 1152 кеше – административ, 452 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

– Әгәр кеше 2–3 ай дәвамында бурычын үтәми икән, ул административ җаваплылыкка тартыла. Алиментны өлешчә түләргә маташу да файдасыз. Элегрәк, җитди сәбәбең булса, болай эшләү рөхсәт ителә иде. Хәзер исә алиментын тиешле суммадан азрак түләп барган ата-ана да бурычын түләмәүче булып санала һәм җаваплылыкка тартыла, – дип ачыклык кертте Әнвәр Закиров Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Алименттан качучылар дигәч, гадәттә, ир-атлар күз алдына килә. Юк, алар арасында хатын-кызлар да аз түгел. Бурычлы кешеләрнең 13,3 процентын нәкъ менә гүзәл затлар тәшкил итә. Бу – нигездә, тәртипсез тормыш алып барган, ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар.

– Билгеле булганча, әгәр кешенең алимент буенча 10 мең сумнан артык бурычы җыелган икән, закон нигезендә аңа чит илгә чыгу тыела. Ел башыннан бирле Татарстанда 13 меңнән артык кешегә карата шундый чара күрелде. Шуңа күрә җәйге ялны планлаштырыр алдыннан бурычларың бармы-юкмы икәнлекне яхшылап тикшерергә кирәк. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан (fssp.gov.ru) карарга була. Биредә бурычны онлайн рәвештә түләргә дә мөмкин, – ди идарә җитәкчесе.

Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк. Ник дигәндә, акча тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.

Сүз уңаеннан, алиментларын вакытында түләмәгән кеше машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителергә мөмкин. Бүген республикада шундый 2239 бурычлы исәпләнә. 18 кешенең машинасына исә арест салынган. Эш машинага килеп терәлгәч, алимент түләүдән качып йөрүчеләр кирәкле акчасын шундук таба икән. Әле берничә көн элек кенә суд приставлары Казанда яшәүче ир-аттан шул рәвешле 413 мең сумлык бурычын түләттергән. 15 яшьлек улы белән 13 яшьлек кызына акча таба алмаган ир-ат, бурычлары аркасында үзенең Infinity машинасыннан колак кагачагын аңлагач, шул ук көнне бурычын түләп тә бетергән.

Әнвәр Закиров соңгы арада күпләрне кызыксындырган тагын бер сорауга ачыклык кертте:

(акцент) «Әгәр алимент буенча бурычлары җыелган кеше, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китсә, аның барлык бурычлары туктатыла. Әмма бу шарт алимент белән кешенең сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч тудырган өчен түләнә торган акчалата компенсациягә кагылмый. Ягъни мондый бурычлары булган кеше махсус хәрби операциягә киткән очракта да аларны элеккечә үк тулысынча түләп барырга тиеш булачак».

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре бурычларны кайтарып алу эшендә цифрлы технологияләр дә куллана башлаган. Аерым алганда суд приставларының ясалма интеллект нигезендә ясалган Полина исемле ярдәмчесе барлыкка килгән. 8 (800)-303-00-00 номеры буенча шалтыраткан кеше белән хәзер нәкъ менә шушы бот сөйләшә.

– Ул барлык сорауларга да төгәл җавап бирә. Суд приставларына бурычыгыз бармы-юкмы икәнлекне дә төгәл әйтеп бирәчәк. ИНН һәм СНИЛС номерыгызны әйтсәгез, чит илгә чыга алу-алмавыгыз, милкегезгә, банктагы исәп-хисап счетыгызга арест салыну-салынмауга да ачыклык кертәчәк. Ешрак шалтыратсагыз, Полина сезгә исем-фамилиягез белән үк эндәшерегә мөмкин, – диде Әнвәр Закиров, уенын-чынын бергә кушып. – Алимент буенча мөрәҗәгатьләрне онлайн рәвештә – видеоэлемтә буенча да кабул итә башладык. Узган ел азагыннан бирле моны атна саен оештырабыз. Онлайн кабул итүне идарә җитәкчелеге оештыра. Анда эләгү өчен, 8(843) 514-92-21, 8(843) 514-92-20, 8(843) 514-92-18 номерлары буенча алдан язылырга кирәк.

Сүз уңаеннан, 27 майдан 1 июньгә кадәр Татарстанда «Суд приставлары – балаларга» дип исемләнгән акция узды. Әлеге акция барышында суд приставлары бурычлы ата-аналардан алимент буенча 27 миллион сумлык әҗәтен түләттергән. Узган ел исә  алименттан качып йөрүчеләр шушы акция вакытында 16,7 миллион сумлык бурычын түләгән.

Фото: vk.com


Фикер өстәү