«Сугыш сәхнәсенә атом-төш коралының өстерәп чыгарылуы – жанр таләбе, бу котылгысыз»

Дөнья сәясәтендә күңелсез яңалыклар спирале бөтерелүенә без инде күнектек. Алар гадәтигә әйләнә башлады. Дөньяның төрле почмакларында баручы канлы конфликтларны хәзер исәпкә-искә дә алмыйлар.

Әйтик, Суданда барган гражданнар сугышы бик азларның гына игътибарын җәлеп итә. Ә бит анда бик зур фаҗига булып ята һәм миллионлаган кешегә ач үлем куркынычы яный. Мьянмада өч елдан артык барган партизаннар сугышы хакында махсус кызыксынмасаң, берни дә ишетмисең. Фәләстыйнда барган зур суеш әлегә киң яңгыраш бирүен дәвам итә, чөнки анда гаделсезлек һәм вәхшилекнең тиңе булмаган рекордлары куела. Ләкин технологик яктан зур өстенлеккә ия сиончылар армиясе төртеп күрсәтерлек хәрби уңышка ирешә алмый. Рәсми рәвештә танымасалар да, Израильнең күпсанлы тактик атом-төш бомбалары бар, әмма алар берни белән дә ярдәм итми. Сиончылар соңгы вакытта Ливан «Хизбулла»сы һөҗүмнәренең ишәюеннән һәм масштабыннан интегә. Технологик яктан тиңе булмаган «Тимер гөмбәз»нең һава һөҗүменә каршы тору системалары үткән гасырның алтмышынчы елларында эшләнгән совет «Катюша» ракеталары алдында көчсез булып чыкты. Кыйммәткә төшкән технологик коралларның арзанлы һәм гади очкычлар тарафыннан юк ителүе – бүгенге сугышның төп билгесе. Израиль резерв армиясе генералы Исраэль Зивның: «Сугыш хәзер иң куркыныч стадиягә күчә һәм Израиль акрын гына алҗыткыч сугышта инициативаны югалтуга таба тәгәри», – дигән сүзләре күршеләр белән тату яшәүнең корал көченә таянып сугыш башлауга караганда өстенрәк икәнен аңлата.

Сугыш сәхнәсенә атом-төш коралының өстерәп чыгарылуы – жанр таләбе, бу котылгысыз. Үткән атнада Россия стратегик булмаган атом-төш коралларын куллану өйрәнүләренең икенче этабын башлады. Вашингтонда да үзләренең атом-төш коралларын сугышчан әзерлек хәленә китерәчәкләрен игълан иттеләр. Яңадан Кариб кризисы чорындагы вазгыять килеп чыгу куркынычы бар. Аерма шунда гына: 1962 елда сәясәтче лидерлар, куркынычны аңлап, уртак телне тиз тапканнар иде, хәзер берәү дә юл куярга җыенмый. 12 мең атом-төш очлыгы бар бүгенге дәүләтләр кулында. Шуларның 90 проценты  АКШ һәм Россиянеке. Дөрес, бу очлыклар күбесенчә искергән инде һәм куллануга яраксыз. Әмма НАТО блогы шул коралларны яңартуга керешәчәген әйтә. Кытайның да үз атом-төш очлыклары санын меңгә тутырырга әзерләнүе мәгълүм. Зур атом-төш сугышы булмас ул булуын, әмма киеренклек һәм сәяси саңгыраулык шул дәрәҗәдә: беркем дә бернигә гарантия бирми.

Фото: 3mv.ru

 


Фикер өстәү