Самокатчылар өчен полиция булдырырга тәкъдим иткәннәр

Россиядә самокатчыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту өчен махсус бүлек оештырырга тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков (“Новые люди” партиясеннән) эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Электр самокатларын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту өчен Эчке эшләр министрлыгының махсус подразделениесен булдыруны һәм тәкъдим хупланган очракта әлеге пдразделениегә Мәскәүнең, Россиянең башка шәһәрләрендә халык күпләп йөри торган җәмәгать урыннарда даими патрульләр оештыру бурычын куюны максатка ярашлы дип саныйм”, – диелгән парламентчының мөрәҗәгатендә.

Даванков аңлатып үткәнчә, самокатчылар полициясенең төп бурычы җәяүлеләр йөри торган урыннарны һәм җәмәгать урыннарын контрольдә тотудан гыйбарәт була алыр иде. Аның фикеренчә, яңа подразделение туристлар полициясенә яки су полициясенә охшатып оештырылырга мөмкин.


Фикер өстәү