БРИКС уеннары чемпионы Даниел Маринов: «Ярыштан соң имтиханга киттем»

Унтугыз яшьлек Татарстан спортчысы, спорт гимнастикасы буенча Россия абсолют чемпионы, БРИКС уеннарында биш медаль иясе Даниел Маринов белән үз Казаныбызда җиңүнең тәме, спорттагы көндәшлек, татарча шигырьләр һәм БДИ турында сөйләштек.

– Даниел, сине «Татарстанда яшәүче болгар» дип атыйлар. Ачыклык кертик әле.

– Мин 2004 елда Болгариядә, София шәһәрендә тудым. Әтием – болгар. Миңа биш яшь вакытта әти-әнием аерылышты һәм без әнием белән Россиягә кайтып киттек. Әнием тумышы белән Казаннан. Шул вакыттан бирле Татарстанда яшибез. Мине әнием һәм әбием тәрбияләде.

– Спорт гимнастикасына ничек килеп эләктең?

– Кечкенәдән үк бик шук, тиктормас бала булганмын. Үз көчемне кая куярга белмәгәнмен, кыскасы. Шуңа күрә әнием, шөгыль табарга теләп, мине гимнастика залына алып килгән. Хәзер аңлыйм: әнием бик дөрес эшләгән. Миңа уңышка туры юл күрсәткән ул. Моның өчен якыннарыма бик рәхмәтлемен. 14 яшьтә Россия җыелмасының яшьләр составына эләктем. 16–17 яшьтә исә төп составка күчтем. Шул вакыттан бирле биредә шөгыльләнәм. Моңа кадәр ирешкән иң зур бүләкләремә килгәндә, мин – спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Россия чемпионы, Россия Кубогы иясе, ике тапкыр БРИКС уеннары чемпионы. Бу көннәрдә Казанда узучы ярышларда биш медаль яуладым: берничә төр буенча шәхси ярышта һәм параллель борысларда – алтын, этелеп сикерү һәм аркылы борыста – көмеш, боҗрада  бронза медальләрем бар.

– БРИКС уеннарыннан мондый зур нәтиҗә көткән идеңме?

– Бу турнир алдыннан үземә берничә бурыч куйдым. Тәгаен максатым берничә төр буенча шәхси ярышка бәйле иде. Мин беренче урын алырга гына түгел, ә кимендә 85,5 балл җыярга теләдем. Ни кызганыч, чыгыш вакытында хаталар җибәрдем. Аларны ясамаска да мөмкин иде югыйсә. Тик бернишләп тә булмый, бу – спорт. Нәтиҗәдә берничә төр буенча шәхси ярышта 84,7 гомуми балл җыйдым. Алдан куйган максатыма ирешә алмасам да, мин – җиңүче. Шуңа шатмын. Ә аерым спорт снарядларында чыгыш ясауларга килгәндә, моңа бәйле бернинди дәгъвам да юк. Ничек булдыра алдым, шулай эшләдем. Мин БРИКС уеннары нәтиҗәләреннән бик тә канәгать.

– 2022 елда Казанда узган Россия чемпионатында тамашачылар  көтмәгәндә генә җиңү яулап, ил чемпионы исеменә лаек булдың. Бу юлы да Татарстанда узган ярышларда уңышка ирештең. Әллә безнең диварлар булышамы?

– Киресенчә, 2022 елда ярышларның нәкъ менә Казанда узуы миңа аздан гына комачау итмәде. Минем өчен Россия җыелма командасының төп составында тәүге ярыш иде. Хәзер дә хәтерлим, бик нык борчылдым. Күнегүләр ясаганда әллә ничә тапкыр егылдым хәтта. Ә бу – гимнастикада  иң зур ялгышларның берсе. Әмма ахырда үземне барыбер кулга алдым һәм борыста – алтын, ирекле күнегүләрдә бронза медаль яуладым. Хәзер исә үз диварларыңда чыгыш ясауның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Бу миңа көч һәм энергия өсти. Форсаттан файдаланып, БРИКС уеннарын оештыру һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без, спортчылар, биредә халыкара уеннар мохитен тойдык. Олимпия уеннарында чыгыш ясаган иптәшләрем дә шулай ди. Спортчылар Универсиада авылын да бик ошаткан. Әлеге спорт бәйрәменең үзебезнең Казанда узуы зур горурлык хисе уята.

– Никита Нагорный, Артур Далолоян кебек Олимпия чемпионнары белән бер командада чыгыш ясыйсың. Көндәшләрең җиңүеңне ничек кабул итте?

– Без бер зур гаилә кебек. Никита Нагорный яшь гимнастларга бик нык ярдәм итә. Ул һәрвакыт безнең белән аралашып, хәлебезне белешеп тора, күнегүләр вакытында җибәргән хаталарны аңлата, яңа алымнар өйрәтә. Денис (Аблязин), Давид (Белявский), Артур (Далалоян) да булышырга тырышалар. Гомумән, без, яшьләр, тәҗрибәле иптәшләребезнең даими ярдәмен тоябыз. Чын команда әнә шундый булырга тиеш тә инде. Кызганыч, турнирга чит илләрдән килүчеләр без көткән дәрәҗәдә үк көчле түгел. Ничек кенә булмасын, лаеклы көндәшләр бар. Мәсәлән, боҗрада төрек спортчысы Юныс Гундогду алтын медаль яулады. Артур Далалоян – икенче, мин өченче булдык.

– Спортчы Даниел Мариновның иң зур хыялы?

– Үзен хөрмәт иткән һәр спортчы кебек, Олимпия алтынын алырга телим, әлбәттә. Бу – минем балачак хыялым. Билгеле сәбәпләр аркасында Европа һәм Дөнья чемпионатларында да катнашканым юк. Әлеге титулларның барысын да аласым килә. Тиздән бу хәлләр бетеп, чикләр ачылыр да, Россия җыелма командасы составында (Даниел Мариновның ике ил гражданлыгы бар. – Ред.) халыкара ярышларда катнаша алырбыз дип өметләнәм. Быел Парижга Олимпия уеннарына бармыйбыз икән, димәк, шулай тиеш. Мин язмышка ышанам. Бар да яхшы булачак!

– Буш вакытың бармы?

– Мин өч атна Мәскәүдә, бер атна Казанда шөгыльләнәм. Ел әйләнәсе шулай. Шуңа күрә буш вакытым әллә ни күп түгел. Күнегүләр арасында социаль челтәрләрдә сәхифә алып барам. Минем спорт гимнастикасына багышланган үз каналым бар. Биредә әлеге спорт төренең нечкәлекләре: нинди элементлар була, алар ничек бәяләнә, аларның катлаулылыгы турында сөйләргә тырышам. Максатым – тамашачы ярышларга килеп кул чабып кына утырмасын, ә спорт гимнастикасына карата кызыксыну да артсын иде. Сирәк кенә булса да, Казанда дусларым белән күрешергә дә җай чыга.

– Бу көннәрдә БДИ тапшырып та йөрисең. Кыен түгелме?

– Мин Идел буе физик культура, спорт һәм туризм федераль университетына тренерга укырга керергә телим. 19 июньдә биологиядән имтихан тапшырдым. Уеннар һәм имтиханнарның бергә туры килүе бернинди дә кыенлык тудырмады. Киресенчә, игътибарны берсеннән икенчесенә юнәлтеп тору файдага гына булды.

– Мәктәптә татарча укыдыңмы?

– Үзем болгар булсам да, мин мәктәптә татар төркемендә укыдым. «Бишле»гә! Телем бик үк камил булмаса да, татар телен аңлыйм. Башлангыч сыйныфта ук өйрәнгән шигырьләрне дә хәтерлим әле.

Туган көн – зур бәйрәм,

Дусларым, килегез безгә,

Уйныйбыз, җырлыйбыз,

Биибез бергә!

Фото: БРИКС уеннарының матбугат хезмәте


Фикер өстәү


9790