Марат Кәбиров: «Элеккеге «печән чоры»н сагынам»

Элек «печән чоры» дигән вакыт була торган иде. Табигать үзенчәлекләренә карап, ул төрле җирдә төрле вакытка туры килә. Безнең якларда июльдән башлана. Үзенә күрә бер бәйге шикеллерәк тә иде ул. Колхоз радиосыннан: «Бүген печәнгә төшәбез», – дип хәбәр итәләр. Авыл халкы шуны ишетү белән кырык эшен кырык якка ташлап, урманга чаба.

Төгәл көнен алдан белмәсә дә, авыл кешесе печәнгә төшү вакытын чамалап тора бит инде. Шул чор якынлашуга, чалгысын чүкеп, янавычын әзерләп куя. Урман-кырларга да күз салгалап йөри. «Әһә, менә монда үлән бик уңган икән, шушында килермен әле», – дип уйлап йөргән җирләре дә була. Радиодан хәбәр булу белән шунда йөгерә. Ул вакытларда кешедә техника бик чамалы, шуңа барысы да җәяү җиппәрә. Чалгы-янавычын эләктерә дә, букчасына берәр телем икмәк белән, бер шешә су салып, сыпырта гына. Монда төп максат – егылып ятып печән чабу түгел, ә үлән мул җирләрне чалгы белән билгеләп чыгу. Аннан бер покос, моннан бер… Шушы урынга төбәп килгән бүтән кеше чабылган печәнне күрә дә: «Их, өлгерә алмый калдым», – дип уфтанып, ары китә. Үләнле җиргә юлыкса, үзе дә билгели, тамга сала. Соңлабрак килгән адәм тагын уфтанып ары китә. Ул да таба. Урман бай, бөтен кешегә дә җитәрлек. Алданрак өлгергәннәр җайлырак урынны эләктереп кала. Бар гыйлләсе шул гына.

Әле бер абзыйны кызык итеп тә сөйлиләр иде. Печәнгә төшү турында хәбәрне ишетү белән чыгып чапкан бу. Ашарына да алып тормаган. Янавычын учына ышкый-ышкый чаба гына икән. Үзалдына шатланып сөйләнә дә:

– Быел үзем беренче. Иң әйбәт җирне чабам.

Әйтерлеге дә бар инде, артына борылып караса, бүтәннәр әллә кайда калган. Алдан карап куйган иң әйбәт җиргә килеп җиткәч кенә аңы ачылып киткән. Янавычын алса да, чалгысын онытып калдырган икән. Кире кайтырга туры килгән инде. Янавыч белән покос ясыйсыңмыни…

Без кечкенә чакларда менә шулайрак башлана торган иде печән чоры. Аннан соң инде урман гөр килеп тора. Кайда карама халык – авыл кешеләре, аларның шәһәргә киткән балалары, туган-тумачасы. Кемдер чаба, кемдер җыя, кемдер чүмәлә коя, кемдер ташый. Печән чорында урман да, авыл да туктаусыз хәрәкәттә була.

Соңрак «посадка» дигән нәрсә барлыкка килде. Аерым бер урыннан агач утыртылган җирне бүлеп бирәләр. Аны тазартасың, утынга ярарлыгын алып кайтасың, ярамаганын яндырасың. Менә шул җирдә утыртылган агачларны тәрбияләп үстерәсең дә аның печәнен чабып аласың. Монысы җайлырак. Яздан яхшылап тазартсаң, чабарга җиңел. Үз җирең кебек булгач, ашлама да сибәргә мөмкин. Кайберәүләр шалаш та ясап куя. Иртүк килеп чаба башлыйлар да кояш кыздырганда бераз ял итеп алалар, сүрелә төшкәч, тагын эшкә тотыналар. Һәр посадкада учак төтенли. Шунда аш пешерәләр, чәй кайнаталар. Җирне чокып, баз ясап куючылар да бар. Ризыклар шунда саклана. Кыскасы, «посадка» печән чорында авыл кешесенең дачасына әверелә.

Урманның һавасы яхшырактырмы, анда артык арымыйсың да сыман. Көн буена кайнар кояш астында эшлисең бит инде. Бөтен җиреңнән тир акканчы тырышасың. Тик аз гына күләгәдә утырып торсаң, шундук хәл керә. Кичтән эшләгән эшеңә карап сөенәсең дә: «Юк, авыл арасында бу тиклем булдырып булмас иде», – дип аптырыйсың. Урман үзе сиңа көч бирәдер кебек тоела. Бәлки, чынлап та шулайдыр инде ул. Тазартасың бит инде син аны, төрле чүп-чардан аралап, агачларның үсүенә мөмкинлек тудырасың. Урман ул һәрвакыт үзеңә лаек җавап кайтара…

Хәзер печәнне урманга барып чабучы юк бугай инде, авылда мал тоткан кешеләрнең барысы да бәрәңге бакчасына чәчеп үстерә. Болай җайлырак кебек. Печән дә бар, кешеләр дә… Урман гына юк. Барыбер эшлисең инде аны. Шыбыр суга батканчы тир түгәсең. Тик ул хәзер нибары эш кенә, элекке шикелле маҗаралы сәяхәт түгел. Урманда бит җәнлек-җанварын да күреп сөенәсең, тәмле җимешләргә дә юлыгасың, һич югында кошлар тавышын, җәйге тынлыкта яфраклар шавын тыңлап булса да юанасың. Күңелеңә рәхәт булып кала. Күңелең сөенерлек тойгыларга төрелгән авыр эш тә авыр булып тоелмый икән.

Тормыш үзгәрештә. Күп нәрсәләр кулланыштан төшеп кала да яңалары барлыкка килә. Яңаларына күнегәсең, элеккеләрен сагынасың. Печән чорын элек артык нык яратмасам да, мин хәзер шул чакларны сагынган сыман булам. Хәзер урманга керергә ярамый бугай, төгәл белешкәнем юк, чөнки яраса да, бик керәсе килеп тормый. Көтү дә йөрми анда, печән дә чапмыйлар, утын да әзерләмиләр. Шуңа чытырманга әверелеп бетеп бара. Печән чорыннан соң ул авыл халкының күңеле шикелле яп-якты булып, балкып кала торган иде. Бәйрәм итеп утыргандай тоела иде.

Хәзер бәрәңге бакчасындагы печәнне чабып алабыз да урмансыз гына бәйрәм итәбез. Урман моңсу гына безнең тормышны күзәтеп тора. Бәлки, ул да печән чорын сагына торгандыр. Төгәл генә әйтеп булмый инде, урман күңеле –чытырман…

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү