Музыкант Артур Mauzer белән җырчы Лия Шәмсинаның сөенечле яңалыклары бар – алар бәби көтәләр. Бу хакта Лия социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде.
«Бу мизгел килеп җитте, дуслар. Минем сезгә бу яңалыкны тизрәк сөйлисем килде, ләкин булдыра алганча сузып килдем. Тиздән без өчәү булачакбыз, иншәАллаһ. Сезнең котлауларны укыйм. Йөземнән елмаю төшми», – дип сөйләгән иде Лия сторисларында дип яза «Интертат».
Хәзер яшь җырчы төрлечә басып фотога төшкән һәм виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән. «Минем эчемә карап кем баланың җенесен әйтә ала? Әллә иртәкме әле?» – дип сораган ул.
Комментарий калдыручыларның күпчелеге «малай» дип фаразлаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat