Татарстан илкүләм проектлар күрсәткечләрен үтәү буенча лидерлар сафына кергән

Татарстан Республикасы федераль программалар һәм илкүләм проектлар күрсәткечләрен үтәү буенча лидер төбәкләр сафына кергән. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Хөкүмәтнең Төбәкләрне үстерү комиссиясе президиумы утырышында шул хакта сөйләп үткән.

“Пенза, Түбән Новгород өлкәләре, Адыгея, Төньяк Осетия-Алания, Татарстан, Башкортстан, Карачай-Черкес һәм Чечня Республикаларында уңай динамика күзәтелә. Әйбәт нәтиҗәләргә ирешүегез өчен рәхмәт, темпны киметмәвегезне сорыйм”, – дип билгеләп үткән Хөкүмәт рәисе урынбасары.
Марат Хөснуллин үзенең чыгышында “Тормыш итү өчен инфраструктура” яңа илкүләм проектны булдыру буенча эш алып барылуын да искәрткән. Аның фикеренчә, инфраструктураны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк бу.

“Алга таба эшебездәге төп юнәлешләрнең берсе – үстерү программасын эшләү өчен 2000 төп пунктны билгеләү. Тормыш мохите сыйфатын яхшырту буенча илкүләм максатны 2030 елга – 30 процентка, 2036 елга – 60 процентка тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк бу. Бер үк вакытта Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мондый пунктларда яшәү мохите сыйфатын яхшырту буенча төбәкләр белән уртак эшне күздә тоткан меморандумнар төзү бурычы куям”, – дип аңлатып үткән ул.
Вице-премьер шулай ук инвестицион-төзелеш циклын киметү эшен дәвам итү мөһимлегенә дә игътибарын юнәлткән.

“Төп бурыч – идеядән алып объектны файдалануга тапшыруга кадәрге вакытны 1 мең көнгә калдыру. Әлбәттә, катлаулы, уникаль объектлар турында сүз бармый. Шул сәбәпле субъектлардан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә үзләренең норматив актларын яңадан карауларын, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү проектларын гамәлгә ашыру вакытын киметүгә игътибар итүләрен сорыйм”, – дип билгеләп үткән Хөснуллин.

Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, илдә 1 июньгә 43,8 миллион кв.м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 20,7 процентка зуррак сан бу.

Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү