Көрәш буенча Дөнья чемпионатында дүрт төр буенча җиңүчеләр ачыкланачак

Бу атнада Татарстанда көрәш буенча Дөнья чемпионаты һәм яшьләр арасында Дөнья беренчелеге ярышлары уза. Бәйгеләрдә 27 илдән 300дән артык спортчының катнашуы көтелә.

Яшьләр ярышында да, ир-егетләр бәйгесендә дә 11әр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр ачыкланачак. Финал ярышлары 23 июньдә Саба районының Миңгәр авылында уза. Хәлиткеч алышлар һәм тантаналы чаралар 19:30 сәгатькә билгеләнгән. Бәйгенең баш батырына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләге – машина тапшырачаклар.

Гадәти көрәш ярышыннан тыш, Миңгәрдә тагын өч турнирның җиңүчеләре ачыкланачак. Биредә комда көрәшү, атка атланып көрәшү, фиджитал көрәш (виртуаль һәм чынбарлыктагы мәйданда бил алышу) буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү