Бүген Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасының ачылыл тантанасы узды. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк фестивальдә 80 төбәгеннән меңнән артык балалар һәм үсмерләр катнаша. Аларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Мәдәни төрлелек — уникаль байлык. Парламент башлыгы нәкъ менә Бөтенроссия балалар фольклориадасының үсеп килүче буында милли-мәдәни традицияләргә кызыксыну уятуын ассызыклады. «Сезгә карап без тагын бер тапкыр илебезнең шундый киңкырлы талантларга бай булуына инанабыз», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен дә ирештерде. «Әлеге проектның ел саен илнең төрле төбәкләреннән килгән талантлы яшьләрне берләштерүе, яшь катнашучылар өчен чын дуслык һәм иҗади бердәмлек бәйрәменә әйләнүе сөендерә», — диелгән иде хатта.
Быелгы фестивальгә 128 ансамбльдән һәм 35 солисттан 163 видеопрограмма килгән. Алдан сайлап алу нәтиҗәсендә фольклориадада катнашу өчен 71 балалар һәм үсмерләр коллективы (фольклор, хореография, инструменталь), 4 дуэт һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 13 солист-җырчы чакырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat