Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү тәртибен аңлаттылар

2025 елдан эшәүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе бер үк төрле кагыйдәләр буена индексацияләнәчәк. Шул ук вакытта эшләүчеләргә керми калган акчасының югалуыннан куркырга кирәкми. “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан индексацияләнми. 2025 елда индексация яңартылгач, аларның пенсиясе бүгенге пенсия күләменнән чыгып түгел, бәлки сигез ел эчендә булган барлык индексацияләрдән чыгып арттырылачак.

“Әйтик, эшләүче кеше 20 мең сум пенсия алып килә ди. Аның пенсиясе сигез ел буе индексацияләнмәгән. Эшен туктаткан булса, барлык индексацияләрдән чыгып, әйтик, 30 мең алган булыр иде. Инфляциядән чыгып исәпләнгән индексация, мәсәлән, 10 процент тәшкил итә. Бу очракта 2025 елда аның пенсиясе 2 мең сумга түгел, ә 3 мең сумга артачак”, — дип тәфсилләп сөйләп үткән парламентчы.

Исаев шулай ук киләсе елдан пенсияләрнең елына ике тапкыр – 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәген искә төшергән. Беренче тапкыр – инфляциягә карап, икенче тапкыр – шәхси пенсия коэффициентына карап артачак.

Ә инде пенсионер эшләми башласа, пенсиясе күләмендә 2016 елдан барлык индексацияләр исәпкә алыначак. Ягъни алмый калган барлык акчасы капланачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү