Авылда мал-туар асрап яшәүчеләр өчен хәзер иң мәшәкатьле печән чоры. Көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләр салырга яки олы-олы печән түкләрен өеп өлгерергә кирәк. Быел печән уңышы ничек? Сатып алу бәяләре күпме? Без шуны белештек.
Яхшы уңыш
Чүпрәле районының Шылангы авылы – күпчелек хуҗалыгы абзар тутырып терлек асраучы сирәк авылларның берсе. Әлегә биредә 151 йорттан мал-туар тавышы ишетелә. Авылда ике көтү чыга. Һәркайсына 150шәр мал куыла. Шуңа күрә бүген авылда чып-чын «урак өсте».
– Бер атна тирәсе элек халык, дәррәү кубып, печән әзерләргә тотынган иде, тик яңгырлар килә дә ява, килә дә ява – чапкан үләнне берничек киптереп бетерә торган түгел. Көн аяз, матур гына тора да, төшке, кичке якка болытлар чыгып, явып китә. Печән бик яхшы, тик аны әрәм итмичә җыеп аласы бар әле. Яңгырлар шактый мәшәкать тудыра, – диде Шәмсия Әлимова.
Аның сүзләренчә, әлегә халык печәнне үзе хәстәрли, сатып алу җаен карамый. Кемдер – пай җирләренә, кемдер бакчага чәчә, авылдагы буш йортларның бакчаларына да хуҗалар табыла.
– Булганын хәстәрләп бетереп, җитми башлавын аңласа, хуҗалыклардан, фермерлардан да алучылар була, тик алары соңрак. Узган ел белән чагыштырганда, быел печән бәяләре кыйммәтрәк, диләр. Уңышы яхшы булса да, аны әзерләүгә киткән чыгымы күбрәк бит. Әйтик, узган ел 1500 сумга алган түкләрне быел 2000 сумга саталар. Безнең авылда терлек күп булгач, техника да шактый. Кешеләр печән җыяр өчен тракторын да, чапкычын да, җыйгычын да, әйләндергечен дә, прессын да алды. Техникасы булган кеше үзенә әзерләп бетергәч, башкаларга да чабып, түкләргә куеп бирә. Халык берләшеп эшли әле бездә. Әлегә зарлана торган түгел, – диде Шәмсия Әлимова.
Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәүче Рәмис Мингатинның да хуҗалыгы зур: 45 сыеры, танасы, бозавы, үгезе, чабыш һәм йөк ташучы атлары, сарыклары, нәселле кәҗәләре… Ризык юнәтеп кенә өлгер. Ә печәнне Мингатиннар үз җирләренә чәчеп үстерә.
– Ир-атлар печәнгә бер атналап тирәсе элек төште. Көннәр матур торганда, беренче теземен җыеп алып, кайтарып урнаштырырга тырышалар, – диде киленнәре Язилә Мингатина. – Узган ел, печән булмас, дип курыккан идек. Тик аннан соң күтәрелеп китеп, үзебезнең малларга җитәрлек күләмдә печән хәстәрли алдык. Быел тагын да яхшырак, диләр. Бәлки артыгы белән дә булыр. Әти белән иремә булышучыларыбыз да бар. Башта – безгә, аннан соң безнекеләр авылдашларга ярдәм итә. Шушы авылда ук яшәүче үземнең бертуган абыйларымның да 20 гектар печән кыры бар. Ул әле тагын бер туганым белән шушы көннәрдә генә чыкты. Яңгырлар киткәнче җыеп, урнаштырып калырга тырышалар.
Бәрәңге урынына – үлән
Бу атнада Балтач районында да печәнгә төшкәннәр. Кили авылында яшәүче Ранил Әсхәдуллин бер участогындагы үләннәрне чабып куйган инде, көннәр аяз торганда җыеп калырга тырышып йөрүе иде.
– Минем берничә печән чәчә торган җирем бар. Бер участогым яңа, шуңа күрә быел беренче теземнән чабып алган уңыш әллә ни куандырырлык булмады. Без әти-әни йорты белән янәшә генә яшибез. Ике хуҗалыкка сигез сутый җирдә бәрәңге җитә. Әти-әни бакчасының калган җирендә печән үсә. Болардан кала, тагын бер участогыбыз бар. Кыскасы, кайда буш, файдаланмый торган җир бар, шунда печән чәчәбез, – ди ул.
Әсхәдуллиннар хуҗалыгында өч сыер һәм өч бозау бар. Кыш чыгарга 300–400 түк печән кирәк дип исәпләгән.
– Печән мул, калын булган елларда үзебезнеке җитеп килә торган иде. Начаррак булган елларда сатып та алырга туры килде. Җәен алмасам, кышын сенажга заказ бирәм. Терлек рационына сусыл азык керү шулай ук яхшы. Быелгы бәяләр белән кызыксынмадым әле. Тик чыгымнар артып тора, уңышы яхшы булса да, хакларын төшермәсләр, дип уйлыйм, – диде ул.
Буа районының Ташкичү авылы халкы да печәннәрен пай җирләреннән чабып ала.
– Авылда печән хәстәрләү – бик җаваплы, мәшәкатьле чор инде. Уңышны җыеп ала алсаң, кышын күңелең тыныч, башың сәламәт була дигән сүз. Бездә күпчелек кеше печәнне пай җирләреннән җыеп ала. Бәрәңге урынына үлән үскән бакчалар да елдан-ел арта. Читтән кайтартучылар да бар. Быел әлегә яңгырга тилмергәнебез юк. Шуңа күрә печән дә яхшы үсте. Иң мөһиме – үскәнне җыеп алыр өчен яхшы көннәрне эләктереп калу, – диде Салих Әхмәдуллин.
Язманы әзерләгәндә элемтәгә чыккан кешеләр әйтүенчә, әлегә Әлмәт, Азнакай якларында печәнгә төшүчеләр аз. Бу атнада акрынлап кузгалырга чамалыйлар. Кемдер – үләннең тагын да күтәрелеп китүен, кемдер яңгырлар узуын көтә.
– Быел безгә яңгыр эләкмәде, язын да люцерналарга суык шактый зыян китерде. Саргаеп, ныгый алмаган печән кырлары булды. Шуңа күрә бездә икенче тезем булмас, ахры. Шушы көннәрдә үләнне чабарга уйлап кына йөрибез әле, – диде Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов.
Белгеч фикере
Мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиевтән печән әзерләү буенча киңәшләр
– Терлек рационында печәннең әһәмияте ни дәрәҗәдә зур?
– Печән рационның якынча 60 процентын алып торырга тиеш. Иң мөһиме – аның сыйфатлы булуы. Чәчәк ата башлаган вакытта чабып алынган печән – иң яхшысы. Аларда аксымнар, минераль матдәләр күп. Үләннең картайганын көтәргә кирәкми. Әгәр инде үлән чәчәк аткач яки атып бетергәч чабып алынган булса, терлеккә аны 60 проценттан күбрәк ашатырга туры киләчәк. Аксым никадәр кимрәк булса, печән шуның кадәрле начаррак була. Сыерга печән бик кирәк. Аның бөтенләй яки җитәрлек булмавы сөтнең майлылыгы кисәк кимүгә китерә. Ачы туфраклы, сазлыклы урыннардан чабып алынган печән ашату да тискәре йогынты ясый.
– Печән саламны алыштыра аламы?
– Печәннең дә төрлесе бар. Мәсәлән, кындыракны (костёр) алыйк. Аның туклыклылыгы язгы ашлык саламы белән бертигез. Хәтта кайбер үзлекләре буенча саламнан калыша да. Ә менә тукранбаш, клевер, люцерна каротин, фосфор, кальций, аксымга бай булулары белән фуражга тигезләшә. Алай гына да түгел, кайбер матдәләр буенча файдалырак та әле. Бу бит – табигый үлән. Мондый печәнне сыер җиңелрәк үзләштерә, картаймый, озаграк сөт бирә. Февральдән соң малларда авитаминоз башлана да, күп кенә бозаулар һәлак була. Ә менә туклыклы печән ашаган буаз сыерлардан туган бозаулар сәламәт була. Саламга килгәндә, иң яхшысы – солы саламы. Ул печәннән азга гына калыша. Арыш саламы йомшак, бодайныкы катырак.
Бәяләре:
3–4 центнерлы печән түге – 1,5–2 мең сум
Шакмаклы кечкенә түк – 130 сум
Бер түк чорнату – 250 сум
30–40 килограммлы кечкенә шакмакларга куйдыру – 30 сум
Кыш чыгарга кайсы малга күпме печән кирәк?
10 баш сарыкка – 5 центнерлы 30–35 түк
1 баш сыерга – 20–25 түк
1–2 баш үгезгә – 10–15 түк
1 кәҗәгә – 2 түк
Искәрмә: печән күләмен якынча гына исәпләдек. Ул әле рационда тагын нинди ризыклар булуга да бәйле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat