1 июльдән, яңа төзелгән йортлардагы фатирларга ташламалы – 8 процентлы ипотека бетерелгәннән соң, “миллионер” шәһәрләрдә бер бүлмәле фатир өчен уртача түләү күләме 2,25 тапкыр артачак. Бу хакта “РБК Недвижимость” хәбәр итә.
Исәп-хисап ясау өчен түбәндәге күрсәткечләрне алганнар: “миллионер” шәһәрдәге яңа төзелгән йортта 37 кв.м мәйданындагы бер бүлмәле фатир, кредит түләү срогы – 25 ел, беренчел кертем – 30 процент. Июньдә, 8 процентлы ташламалы ставка гамәлдә булган бер мәлдә, зур шәһәрләрдә бер бүлмәле фатир өчен айлык түләү күләме 24,1 мең сумнан 46,8 мең сумга кадәр тәшкил итә. Белгечләр исәпләп чыгарганча, 18 процентлы базар ставкасы кертелгәннән соң айлык уртача түләү күләме 54,2 мең сумнан 166 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Казан ипотека түләве күләме буенча мегаполислар рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче урында тора. Татарстан башкаласында 8 процентлы ипотека буенча айлык уртача түләү күләме 46,8 мең сум булса, 18 процентлы ставка буенча – 105,3 мең сум. Шул ук вакытта кредит күләме 5,85 миллион сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез: яңа төзелгән йортлардагы фатирлар өчен дәүләт ярдәме нигезендәге 8 процентлы ипотека 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кертелде. Ул 1 июльдә гамәлдән чыга. Банклар программаның төгәлләнүенә әзерләнә башлаган инде: узган атнада ВТБ ташламалы ипотека өчен беренчел түләү күләмен ике тапкыр арттырган.