Әлмәттән 430нчы полкка чираттагы гуманитар йөк китерелгән. Ярдәмнең 24нчесе инде бу. Хәрбиләргә 5 тоннадан артыграк төрле кирәк-ярак (шул исәптән шәхси посылкалар, медицина җиһазлары, маскировка челтәрләре, автомобильгә запас частьләр, балалар хатлары һәм рәсемнәр), дарулар алып килгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Хәрбиләр район хакимияте башлыгы Тимур Ногмановка, волонтерларга һәм ярдәм җыюда катнашучыларның һәркайсына эчкерсез рәхмәтләрен белдергән.
Исегезгә төшерәбез: хәзер контракт хезмәтенең шартлары тагын да яхшырды. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Шул ук вакытта хәрбиләргә һәр ай саен 210 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы бирелә. 1 миллион сумга кадәрге акчаны июнь-июль айларында алырга мөмкин. Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматларны 8 (800) 222-59-00 телефоны аша шалтыратып белешергә була.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.