РКБ табиблары уникаль операция ясап, 20 яшьлек кызның гомерен саклап калганнар

Әлмәттә яшәүче 20 яшьлек Алия Закирова (исеме үзгәртелде. – Ред.) көннәрдән бер көнне аңын югалтып егыла. Ул гына да түгел, зур хыял-максатлар белән яшәп яткан яшь кыз комага ук китә. Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә аңа куркыныч диагноз куялар. Кызның баш миендәге кан тамыры стенкасы кабарган (аневризма) һәм ул шартлап, башына кан сава башлаган. Әлмәт табиблары, хәлнең мөшкеллеген аңлап, тиз арада РКБдагы хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә. Республика клиник хастаханәсе табиблары ясаган чираттагы уникаль операция тарихы әнә шулай башлана.

РКБның 1 нче номерлы рентген-хирургия алымнары белән дәвалау бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш рентген-хирургы Андрей Терегулов сүзләренә караганда, кыз баланың гомере кыл өстендә була. Тәҗрибәле табиб аневризманы шар белән чагыштыра. Кабармаган килеш ул бик нык, өзәрмен димә! Ә менә кабарса, ялгыш кына кагылуың була – тишелеп, шартлый. Кызның башындагы кан тамыры да әнә шулай шар кебек кабарып, бер почмагы тишелгән була.

– Шуңа күрә безгә тиз арада хәлиткеч карарга килергә кирәк иде. Башына кан сава башлаган авыруны РКБга алып килеп җиткерә алмаячаклары көн кебек ачык. Шуңа күрә Әлмәткә очтык. Без килеп җиткәндә, кыз операция өстәлендә ята иде инде, – дип искә алды ул көнне табиб.

Табиблар яшерми: бу мизгелдә операциянең шул дәрәҗәдә катлаулы булачагын үзләре дә күз алдына китермәгән алар. Элеккеге кебек башны ачып операция ясау да куркыныч була: баш миенә тулысынча кан саварга мөмкин. Шуңа күрә алар башка юлны сайлый.

– Безгә иң беренче чиратта баш миендәге кан тамырының кан агып торган өлешен томаларга кирәк иде. Моның өчен авыруның боттагы кан тамырына махсус җайланма кертеп, шуның аша катетер ярдәмендә баш миенең кан тамырларына барып җиттек. Шуннан соң кан тамыры зураеп тишелгән урынга махсус спираль урнаштырдык. Шул рәвешле кан китүне туктатып, кан тамырын ныгыттык, – ди Андрей Терегулов.

Әмма эш моның белән генә бетми. Алда операциянең тагын бер катлаулы – икенче өлеше көтә. Кан тамырының тишелгән өлешендә шеш булып җыелган җыелган куе кан төерен – гематоманы алып атарга кирәк була. Анысына РКБның 1 нче номерлы нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш нейрохирургы Тимур Бикмуллин алына. Тәҗрибәле табиб сүзләренә караганда, бу очракта аневризмадан бигрәк баш миенә таралган әнә шул кан куркынычрак була да инде.

– Озаккарак китсә, кан төере баш мие кәүсәсен кысарга мөмкин. Бу исә – кешенең гомере өзеләчәк дигән сүз. Шуңа күрә кан тамырын томалагач, андагы гематоманы да алып аттык. Шул рәвешле баш мие иркен сулап эшләп китте, – дип ачыклык кертте табиб бу урында.

Уникаль операция ясаган табибларның кайсы белән генә сөйләшмә, берсе дә моны ниндидер батырлыкка санамый, үзенең төп бурычын үтәү дип кенә атый. Кайчак хәтта нинди батырлык эшләгәннәрен үзләре дә аңлап бетерми кебек тоела. Хәзер инде әйтергә була: 1,5 сәгать эчендә катлаулы ике операция ясап, яшь кызга икенче гомер бүләк итәләр.

– Бу очрак республика сәламәтлек саклау тармагының системалы эшләвен күрсәтте. Әйтик, шундый ук авыру безнең РКБга эләксә, операциянең уңышлы чыгу ихтималы бермә-бер зуррак булыр иде, билгеле. Ник дигәндә, монда алдынгы технологияләр, заманча шартлар – барысы да бар. Әмма безнең бит Казаннан читтә яшәүчеләребез дә байтак. Алар да шундый ук дәрәҗәле, сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш. Әлеге очрак безнең яңа дәрәҗәгә чыгуыбызны – бөтен республика күләмендә халыкка менә шул югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алуыбызны раслады, – ди Андрей Терегулов.

Бүген табиблар беравыздан Алияне сау-сәламәт кеше дип атый. Операциядән соң бернинди өзлегүләр дә булмаган. Алия даими рәвештә табибларга күренеп тора. Тәҗрибәле табиблар ярдәмендә икенче тапкыр дөньяга килгән кыз кияүгә чыгарга, әни булырга хыяллана.

– Әлмәттә без аның гомерен саклап калдык. Әмма эш моның белән генә бетмәде. Алияне РКБга күчердек. Ул бездә бик озак тернәкләнү узды. Монда тагын шунысы да бар. Еш кына кеше катлаулы операция кичерә дә югала, табибка даими күренеп тормый, тиешле вакытка килми. Шул рәвешле аның белән элемтә дә өзелә. Бигрәк тә авыл кешесе үзенә вакыт таба алмый. Бу очракта авыруның үзенең сәламәтлегенә җаваплы каравы да ярдәм итте, – ди Андрей Терегулов.

Гомумән, теләсә кайсы авыруны булдырмас өчен, иң беренче чиратта үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга – вакытында табибка күренеп, диспансеризация узарга кирәк, ди алар. Нәселендә кан тамыры авыруларыннан интеккән, бигрәк тә инсульт кичергәннәр булган кешеләргә аеруча сакланырга киңәш итә алар. Ник дигәндә, соңгы арада бу чирләр яшәргән, 20–30 яшьлекләр арасында да еш күзәтелә башлаган.

Ә Татарстан табибларының бу батырлыгы турында якын арада кабат ишетәчәкбез әле. Ник дигәндә, алар «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим ителгән. Алтын куллы табибларыбызга уңышлар теләп калыйк!

 


Фикер өстәү