Гүзәл Гюльвердиева: «Малай роленнән соң бөтен тормышым үзгәрде»

«Зәңгәр шәл»дәге – Мәйсәрә һәм Малай, «Ситса туй»дагы – Рәмилә, Галиябану, Феникс кошы, Дүрткүз… Ул башкарган рольләр төрле. Үзе дә бер урында таптана алмый. Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева турында сүзебез. Аның белән без көтеп алынган «өй туе», иҗаттагы бөеклек һәм театр белән «чирләү» турында сөйләштек.

«Үзеңнең юкка эшләмәвеңне тоясың»

– Кечкенә чагында җырлап йөргән кыз театрга ничек эләгә?

– Ниндидер бер конкурста Миңгол Галиев, берничә баланы чакырып алып, «Казанда театраль училище бар, шунда укырга кереп карагыз әле», – диде. Ул чакта мин 10 класста укый идем. Алдын-артын уйлап тормыйча, документларымны илтеп бирдем мин анда. Имтиханнарны уңышлы гына тапшыргач, укырга алдылар. Иң кызыгы: имтиханнар вакытында бөтен кеше каушый, борчыла, әзерләнә. Ә мин тып-тыныч. Анда Люция Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев һәм башка күренекле кешеләр йөреп тора икән, ә мин ул чакта аларның берсен дә белмим.

Беренче елларда мин театрны бөтенләй аңламаганмын икән. Уку бик күңелле иде үзе. Кайда, нинди мохиткә килеп эләккәнемне икенчеме, өченчеме курста укыганда «Зәңгәр шәл»дә катнашкач кына аңыша башладым. Анда миңа Фәрит абый (Бикчәнтәев. – Авт.) Малай ролен бирде. Театр дөньясына алып кергән Малай роленнән соң минем бөтен тормышым үзгәрде.

– Ялгышмасам, укып бетергәч, сине Оренбург театрына чакырганнар.

– Монда калмасам, Оренбургка китәрмен дип уйлаган идем инде. Аннан Фәрит абый белән Илфир Илшатович, чакырып алып, Камал театрында эшләргә тәкъдим иткәч, ризалаштым.

Хәер, барыбер китә алмаган булыр идем мин. Әллә кая барып, бөтен тормышымны үзгәртергә… Юк, миннән булмас ул. Татарстан, Казан – минем өчен иң рәхәт урын.

– Соңгы чыгарган спектакльләрдән үзеңә кайсы күбрәк ошады?

– «Ситса туй» (режиссеры – Айдар Җаббаров. – Авт.) Аны тамашачы бик яхшы кабул итә, кайтавазлар бик күп. Ул миңа, беренче чиратта, әнә шуңа күрә кадерле. Үзеңнең юкка гына эшләмәвеңне тоясың. Аннан соң, бу спектакльдә режиссер һәм актерлар ансамбле ошый миңа. Шулкадәр рәхәт алар белән. Өстәвенә анда төп роль юк. Барыбыз да бертигез.

«Бу да кайчандыр гади таш бина булган…»

Актерны, ара-тирә булса да, «комфорт зонасы»ннан чыгару, ягъни аңа яңа төрле образлар, төрле амплуадагы рольләр биреп «селкетеп алу» мөһимме?

– Бик мөһим. Төрле режиссерлар белән эшләп карау да файдалы. Әйтик, Айдар Җаббаров белән «Ситса туй»ны эшләгәндә, без үзебезгә капма-каршы булган образлар тудырырга тырыштык. Репетицияләр вакытында безнең алга әнә шундый бурыч куелган иде. Гомумән, Айдарга мин ышанып тапшырган һәр роле өчен рәхмәтле. Гел бала-чаганы гына уйнап йөргән булсам, үсә алмас идем.

Режиссер бер урында таптана башлый икән, аның актеры да үсә алмый. Актер режиссер белән үсә.

– Сезне тиздән «өй туе» көтә. Бу яңалыкка карата төрле фикерләр ишетелде. Ә сез – яшьләр аны ничек кабул иттегез?

– Шәхсән мин яңа бинага күченүебезне бик көтәм. Күз алдыңа китер: син яңа фатир яки йорт сатып алып, анда күченергә әзерләнәсең. Үзеңнекенә! Менә мин хәзер шундыйрак хисләр кичерәм. Аның дизайн проектын күргәч, гашыйк булдым.

– Бүгенге бинаның үз рухы бар. Сез моны тагын да яхшырак тоясыздыр. Ул рух сезнең белән күчә алыр дип уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә. Бу да кайчандыр гади таш бина булган. Йортка ямьне кеше кундырган кебек, без дә күпмедер вакыттан соң яңа бинаны ямьле итәрбез дип уйлыйм. Алга барырга телисең икән, шул якка адым ясарга кирәк.

«Барып җитә алмам кебек…»

– Гүзәл, сине башка актрисалар белән чагыштырганнары, кемгә дә булса охшатканнары бармы?

– Тышкы кыяфәтемне Одри Тоту (француз актрисасы) һәм Одри Хепбёрнга (британ актрисасы) охшаталар. Актриса буларак кем беләндер чагыштырганнары юк бугай.

– Ә синең өчен бу комплиментмы?

– Әлбәттә!

– Ни өчен сорыйм, тегүгә дә оста булгач, син үзенчәлекле итеп киенәсең, гомумән, башкалардан аерылып торырга тырышасың кебек.

– Шулаймы? Дөресен әйткәндә, бу турыда бер дә уйланганым юк. Мин бары тик матурлыкка омтылам. Хатын-кыз шундый бит инде ул. Матур итеп, зәвыклы киенеп йөрисе килә. Ә тегә белүем бу җәһәттә миңа файдага гына.

– Тегү сиңа нәрсә бирә?

– Рәхәтлек һәм илһам! Аның нәтиҗәсен кулга тотып карап була. Тегүнең һәм, гомумән, кул эшенең шул ягы аеруча ошый миңа.

– Театрдан башка яши алмаучылар, театрга үлеп китеп гашыйк булучылар, сәнгать белән «чирле»ләр бар. Син андый түгел, ахры. Әллә ялгышаммы?

– Юк, мин андый түгел. Һәм мин моны начар дип уйламыйм. Рух сәламәтлеге өчен бу, киресенчә, яхшы гына. Компьютерларга антивирус куялар бит әле. Менә миндә дә вируслардан, артык шашудан саклый торган «блок» бар. Театрга карата гына түгел, гомумән, үземне контрольдә тотарга тырышам.

Минем әни дә һәрвакыт: «Бернәрсәгә дә артык бәйле булма», – дип әйтә иде. Мәхәббәттә дә шулай кирәк, бала тәрбияләүдә дә. Нәрсәгә дә булса кереп чумып, гел шуның белән генә яши башлыйсың икән, акылдан язарга мөмкин.

Өстәвенә, йолдызлык буенча Игезәкләр булгач, бер әйбер белән генә шөгыльләнә алмыйм. Тиз туям. Театрны ничек кенә яратсам да, иртәдән кичкә кадәр һәм көн саен монда ятсам, эшемне бөтенләй ташларлык дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Шуңа мин үземне «таратырга» тырышам. Бераз тегендә, бераз монда.

– Синең бу турыда уйланганың бармы икән. Кайсы гына өлкәне алсаң да, аның бөекләре бераз гына «чирле», үз эшенә чамадан тыш бәйле булган. Синең бөек актриса буласың киләме?

– Минем үземнән соң ниндидер эз калдырасым килә. Ләкин ул бөеклеккә һәм биеклеккә барып җитә алмам кебек. Минем бер өлкәдә дә 100 процент уңышка ирешкәнем юк әле. Һәм ирешә алмам төсле. Үземне даһи актриса дип санамыйм, чөнки башкалар янында артык җирем юк. Гомумән, тормышның барлык өлкәсендә дә гел уртада йөрим мин.

Моны уйлагач, моңсу булып китә. Иҗат кешесе булгач, бөеклеккә омтылу, эз калдырырга тырышу – гадәти нәрсә. Иҗатыңа карата кайтавазлар булмаса, башка «Нәрсәгә эшлим мин моны?» «Кирәкме бу миңа?» ише сораулар килә башлый.

«Эшсез тора алмыйм»

– Спектакльдән соң, аеруча авыр рольләрдән соң көчне ничек тупларга?

– Йоклап. Кайберәүләр әйтәләр бит, мин арыдым, миңа табигать кочагына чыгарга кирәк, дип. Мин андый түгел, мәсәлән. Дөресен әйткәндә, мин безелди торган җан ияләреннән куркам (көлә). Авылга кайтып, тәрәзә ачып, кошлар сайравын тыңлап ятсам гына. Менә ул мине чыннан да тынычландыра, көч бирә.

Аннан соң, табигатькә чыгып утыру минем өчен бушка вакыт уздыру кебек. Безнекеләр Кабан күле буенда йөрергә ярата. Юк инде, мин алай эшсез йөри алмыйм. Өйгә кайтып, йә тегәм, йә башка эш эшлим. Үземне тик торырга мәҗбүр итә алмыйм.

– Син театрыгызның шәп тавышлы артистларының берсе. Җырчы булып китү теләге юкмы?

– Әллә нигә бер уйланам мин бу турыда. Ләкин гел сәхнәдә, гел гастрольләрдә йөрү теләгем юк. Минем үземә ошаган җырларны үзем теләгәнчә яздыртып, аны, әйтик, интернетка куясым килә. Ә болай, «мин җырчы булам» дип, эстрада тормышына кереп китү теләгем юк.

– Улыгыз Айхан да театрда үсә. Үскәч тә, моннан китмим, дисә, каршы килмәячәксеңме?

– Театрны бик ярата ул. Спектакльдә дә катнашты, баш ияргә дә чыкты. Үскән саен актерлык сәләтләре дә күренгәли башлады. Бу юлны сайласа, каршы килмәячәкмен. Гомумән, әни тәрбиясе шулай тәэсир иткәндер инде, мин Айханны иркенлектә үстерергә тырышам. Ирем дә шул фикердә. Дөрес юлны сайламаса да, ул аның үз ялгышы булачак. Ә ялгышмаган килеш ул аны аңлый алмаячак.

Блиц-сораштыру

– Читтән караганда, син тормышка җиңел карыйсың кебек. Бу – холкыңмы, тормыш шуңа өйрәттеме?

– Холкым шундыйдыр.

– Айханның беренче сүзен хәтерлисеңме?

– «Әни».

– Хатын-кыз бәхете гаиләдәнме, яраткан эшеннәнме?

– Гаилә дә түгел, эш тә түгел, бернәрсәгә һәм беркемгә дә бәйле булмавыннан дип уйлыйм. Үз-үзен тормышка ашырган хатын-кызның өендә дә, гаиләсендә дә бәхет була.

 


Фикер өстәү