«Бездә инде пеште, урынын әйтмибез»: «ВТ» журналисты җиләк бәяләрен белеште

Бакчаң булса, акчаң була! Үз йорты булганнар әнә шулай ди. Елның-елында табигать нигъмәтен сатып баючылар исә вакытында чыгачак кояшка, явачак яңгырга өметләнә. Татарстанда инде каен җиләге дә өлгергән, җир җиләге дә пешеп килә. «ВТ» журналисты Казан базарларын урап кайтты, республиканың төрле районнарында яшәүче җиләкчеләрнең хәлен белеште.

«Монда арттырып саталар»

Казанның Чехов урамында урнашкан элеккеге базар янәшәсендә җиләк-җимеш сатучылар бик күп. Бакча нигъмәтләре дә бар анда, болыннан җыелган каен җиләгенең беренчеләрен дә күрдем. Бәясе арзан түгел. Виктория җиләгенең килосын 600 сумга сатып алып була. Победилово бистәсендә яшәүче Нурания апа исә 350 сумнан сата. Алучылар күп. Дөрес, җиләкләре дә артык эре түгел.

– Иш янына куш дигәндәй, акчасы ярап куя инде. Быел җиләк булачак. Бөреләре дә күп әле. Беренче уңышны сатам. Аннары кыш буена җитәрлек итеп үзебезгә әзерләп куябыз, – ди ул.

Нурания апа бакчасында үскән бөтнек белән мелиссадан гөлләмә ясап сатарга булган. Берсен 50 сумга бирә. Нарат күркәсенең 1 литрлы чиләге 350 сум. Шул арада бөтен файдасын әйтеп бирде. Үзләре кыш буе шуннан ясалган кайнатма ашый икән. Өч гөлләмә бакча чәчәкләре дә алып килгән. Ромашкаларны 300–350 сумга сата. Тавыклары да бар икән. Дистәсен 150 сумнан йомырка да сата. Кыйммәтрәк тоелды. Безнең йортның «Ватсап»тагы төркемендә йомырканы 130 сумга куеп, 120гә биреп җибәрәләр.

Матур татар апасының тәмле теленә сокланып, аның белән саубуллашканда, күзем янәшәдә торган өстәлләргә төште. Чиләкләп каен җиләге саталар. Сатучысы каядыр китеп барган. Шул арада аның күршесе базар серен ачып салды. «Колхоз базарына бар син, сеңлем. Бу сатучылар үзләре җиләк җыймый. Колхоз базарыннан күп итеп алалар да килосына 300–400 сум өстәп саталар». Бүгенге әбиләр заманадан калышмый. Хәтта кайчак арттырып та җибәрәләр.

Акмаса да, тама!

Ә без Колхоз базарына юл тоттык. Монда килмәгәнгә 15 еллап вакыт үткәндер. Студент елларына кайтып килгәндәй булдым. Ә биредә бар да элеккечә икән.

Тимергали абый Лаеш районының Пәрәү авылыннан килгән. Казаннан ерак түгел, 40 чакрым чамасы гына. Бакчасында ни бар – шуны алып килгән. Яшен әйтергә теләмәде, хатыны белән матур гына гомер итәләр икән.

– Иртәдән кичкә кадәр бакчада инде без. Картлыкка сылтап, тик ятып булмый. Хәрәкәт тә бик кирәк. Шуңа гел бакчада казынуда без. Хатыным – бик чиста-пөхтә кеше. Суган кыякларын матурлап ул бәйләп бирде. Салат яфракларын да пакетка төреп куя. Мин кыйммәт сорамыйм. Бер пакет салатка – 50 сум, суган кыягының бер төргәгенә 25 сум алам. Алучы күп. Бер сумка алып килгән идем, бетте инде, – ди ул.

Колхоз базарында каен җиләге генә түгел, җир җиләгенә хәтле саталар! Күрше Чувашиядә узган атна ахырында ук җыя башлаганнар.

– Безнең якларда җиләк өлгерде инде. Каен җиләген җыя башлаганга бер атна бардыр. Җир җиләгенә өч көн элек бардык. Авылыбыз бик матур җирдә урнашкан. Чуаш, мари, татарлар дус яшәп ятабыз. Бездә кояшы да кирәк кадәр җылыта, яңгыры да белеп кенә ява. Бик яхшы җирдә яшибез, – ди үзен Лариса дип таныштырган ханым. – Әмма кайдан җыйганыбызны әйтмим. Алайса, безнең тирәне җиләкчеләр басып алачак.

Аңа ияреп килгән ире Андрей бераз читкәрәк китеп утырган. Лариса җир җиләгенең бер литрлы чиләгенә 800 сум сораса, Андрей 1 меңгә сатарга тырыша. Сатып алучылар бик сатулашмый. Без сөйләшкән арада Андрей өч чиләк җиләген сатып та җибәрде. Сөенече зур иде: күршесендәге ападан чәчәк алып, миңа бүләк итте.

Кәефләр күтәрелеп, тагын рәтләр буенча узам. Отар бистәсеннән килгән Сания апада ни генә юк. Умарталары бар икән. Виктория җиләге дә сата, кыяр да алып килгән. Әле шуның янында үлгән бал кортлары да бар. Аның бер стаканына 100 сум сорый.

– Юктан акча эшләп алабыз инде шулай итеп. Башта помидор, кыяр, кәбестә кәлшәсе саттык. Хәзер менә җиләккә күчтек. Кыярлар өлгерде. Помидорлар әле пешеп кенә килә. Акчага әйләндерү яхшы инде. Аз кайтмый, акмаса да, тама. Минем 12 мең сум пенсия белән ерак китеп булмас иде. Әле ярый бакча бар, дим. Мин бит базарга атнага ике көн генә киләм. Алучылар күп. Үзебезнең бистәдә берни утыртмаучылар бар. Яшьләр хәзер җир казып ятмый. Аларга сатам. Бакча сезонында 500 мең сумлап акча кертәм. Пенсионерларга урын өчен дә түлисе түгел. Анысы өчен җитәкчеләргә рәхмәт инде, – ди ул.

Тагын алгарак үтәм. Монда ичмасам, сатучыларның йөзе нурлы. Телефонга төшергәнгә дә сүз әйтмиләр. Кешеләр белән бик матур сөйләшәләр. Бара торгач, чиратка юлыктым. Халык, сыдырып, кузаклы борчак ала. Менә сиңа, шәп бизнес! Бер литрлы чиләге 200 сум, ди. Бик тәмле! Сатучының ике тартма борчагы күз алдында сатылды да бетте. Каен җиләге дә алып килгән булган ул. Иртәдән бер литрлы чиләкне 1 мең 400 сумга саткан.

– Үзебез җыйдык. Мари урманнарында инде җиләк өлгерде. Аю белән елан гына күп. Акчасына кызыгып җыйган булабыз инде. Былтыр бер дус кызымны елан чакты. Табиблар коткара алмады. Шуларын уйлыйм да, кайчак барырга да куркыта, – ди Ләйсән.

Кара әле, малай, мин әйтәм, мариларда да Ләйсән исеме бар икән бит. Хәер, монысы да базар хикмәте генә булырга мөмкин. Ләйсәннең күршесендә Фирая апа гөмбә сата. Лаеш урманыннан җыйган ак гөмбәне. Эрерәкләрен – килосын 500 сумга, кечерәкләрен 1 мең сумга бирә. Әтәч гөмбәсенең килосын 500 сумнан сата.

«Моннан терелеп кайтам!»

Пионерлар урамындагы базарда да сату итүче әби-бабайлар күп була. Инде күп кешенең кыяры гына түгел, помидорына кадәр өлгергән. Яшелчәләрен сатып, кесәсен калынайтуны уйлаган кешеләр теплицаны алдан җылыткан. Нагорныйдан килгән Гөлзифа апаларда кыяр инде картая да башлаган.

– Быел февральдән бирле кыяр сатам. Помидорлар да кызарды. Җиләкләр дә пеште. Алучы күп. Күпләрнең ялкаулануы безнең файдага булды ул. Кишер дә утыртмыйлар, суган да. Без – эшләп үскән буын. Бакчага әйбер утыртмасак, дөньялар беткән төсле. Өйдә тик ятсаң, кан басымым гына күтәрелә. Бакчада рәхәт. Ә менә базарга килсәм, бөтенләй терелеп кайтам, – ди ул.

Мидхәт абый суган, петрушка, салат, кинза сата. Аның янәшәсендә Мари Элдан  Надежда каен җиләге тәкъдим итә.

– Җир җиләге кызарып кына килә әле. Өзәргә кызгандык. Өйдәгеләр җыя, мин сатам. Күп еллар монда эшләгәч, үз клиентларыбыз бар. Сату авыр түгел. Сатылмаса, алып кайтып, суыткычка атабыз, – ди ул.

Берәүләргә – кышка, икенчеләргә – сатарга

Яшел Үзән районында каен җиләге өлгергән инде. Норлат авылы кызы Эльвира Мозаффарова авыз итәрлек җиләк җыйганнарын әйтте.

– Зиратка барган җирдән ел да җиләк өлгерә торган урынга тукталган идек. Баксаң, җиләк җитешеп ята икән. Чиләк тә алмаган идек. Машинада нинди савыт бар, шуңа гына җыеп алдык. Безнең авылда җиләкне сатарга җыючылар бар. Быел аз, диләр. Без сатмыйбыз. Кайнатма да ясамыйбыз. Каен җиләген кышка катырып куябыз да авырганда дару урынына тотабыз. Биектау ягында туганнарыбыз бар. Алар каен җиләге үсә торган урынны белә. Барып карагач, чакырырбыз, диделәр, – ди ул.

Мамадыш районының җиләкчеләре белән дан тотканын беләсез инде. Аларның да күңел кылларын чиртеп карадым.

– Быел җир җиләге күп булачак. Әле кичә урыннарын карап кайткан идем. Гаилә белән утырып ашарлык җиләк җыйдым. Каен җиләге урман эчендә күп булырга охшап тора, – ди Түбән Яке авылында яшәүче Нуретдин Шиһапов.

Ел саен иң беренчеләрдән булып каен җиләге җыючы һәм сатучы Миннегөл Кәримова исә, Казан базарларында бәянең кыйммәтлегенә шакката.

– Узган ел каен җиләгенең 1 литрын башта 1 мең сум дидек, аннан әкренләп бәя төште. 450–500 сумга да саттык. Анысы да акча бит аның. Җиләге булса, җыябыз аны. Бераз сабыр итәргә, җиләкнең пешкәнен көтәргә кирәк, – ди ул. – Бакча нигъмәте булсынмы, табигать бүләгеме – тырышлык кирәк. Иренеп ятсаң, берәү дә китереп бирми. Җиләкләр пешеп, алучылар көтеп торсын!

Базар бәяләре (сумнарда):

Кыяр (кг) – 110–200,

Помидор (кг) – 150–200,

Виктория (кг) – 300–500,

Төче чия (кг) – 350–500,

Каен җиләге (1 литры) – 1300–1800,

Җир җиләге (1 литры) – 800–1000,

Яңа бәрәңге (кг) – 50–70,

Укроп, суган, петрушка, салат яфрагы (төргәге) – 25–50,

Бөтнек, мелисса (төргәге) – 35–50,

Йомырка (дистәсе) –130–150.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү