Чит илләрнең шәһәр башлыклары Казанда нәрсә турында сөйләште?

Зур корабка матур киләчәк. Татарстан башкаласында уза торган БРИКС+ илләре шәһәрләре форумы кысасында БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе барлыкка килде. Яңа оешкан берләшмәгә зур өметләр баглап, якты киләчәк юрадылар. Әлеге ассоциациягә Җир шарының 2,6 млрд халкы яшәгән шәһәрләре һәм муниципалитетлары керәчәк.

Сөйләшүдән гамәлгә

Кунак итүче Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, БРИКС+ илләре шәһәрләре форумына дөньяның 20 иленең 60лап шәһәре вәкилләре килде.

– Без барыбыз да бергә Җир шарында яшәүче 2,6 миллиард кешенең мәнфәгатьләре исеменнән чыгыш ясыйбыз, – диде Казан шәһәре башлыгы. – БРИКС илләре башлыклары утырышы алдыннан, төрле чаралар вакытында чит илләрдәге коллегаларыбыз белән очрашып, алга таба ничек эш алып баруыбызны сөйләшә идек. Шул рәвешле халыкара оешманың кече туганы – БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен булдыру идеясе туды да. Дәүләт башлыкларының карарлары һәрвакытта да шәһәрләрдә тормышка аша. Шуңа күрә дә халыкара мәйданчыкларда шәһәрләрнең үз тавышы булырга тиеш.

Илсур Метшин әйтүенчә, форумга БРИКС илләреннән генә түгел, башка дәүләтләрдән килүчеләр дә бар. «Утырышка безнең максатларыбызны  уртаклашучылар да җыелды», – дип искәртте мэр. Сүз уңаеннан, Бразилия, Чили, Аргентина вәкилләре – аеруча ерактан килгән кунаклар икән.

– Әлеге тарихи вакыйганың Казанда, республикада, Россиядә узуына шатланам. Без бергә барлыкка китергән корабның киләчәге матур булырга тиеш, – диде Илсур Метшин, форум катнашучыларын сәламләп чыгыш ясаганда.

Казаннан өйрәнәбез!

Форум катнашучыларын фикер алышу мәйданчыклары, хезмәттәшлекне үстерү турында килешүләр имзалау, эшлекле очрашулар, мәдәни программа да көтә. Әйтик, алар иртәгә Сабан туенда да кунак булачак.

Делегатлар Казанга нинди өметләр белән килгәннәр? Форум башланганчы, чит ил вәкилләре журналистлар белән дә аралашып алды.

Беке Стофиле, Көньяк Африканың җирле үзидарә ассоциациясе президенты:

Искиткеч гүзәл Казан шәһәрендә мин икенче тапкыр. БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдимен хуплыйм һәм аңа зур өметләр баглыйм. Кулны кулга тотышып, илләребез өчен мөһим булган юнәлешләрдә бергәләп эшләвебезне бик көтәм. БРИКС илләре теге яисә бу мәсьәләдә нинди дә булса карарга киләләр икән, бу бөтен дөньяга йогынты ясый дигән сүз. Дәүләт җитәкчеләребез арасындагы сөйләшүләр җитди үзгәрешләргә, карарларга китерә.

Андуалем Тено Хабти, Эфиопия шәһәрләре ассоциациясенең генераль директоры:

– Яңа оешкан ассоциация безгә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга, яңа белемнәргә ирешергә мөмкинлек бирүче тагын бер мәйданчык булачак. Үсештә булган ил буларак, безне каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре, төрле өлкәләрдә заманча технологияләр һәм ясалма акыл куллануга бәйле сораулар кызыксындыра. Безнең делегация составында – дүрт мэр. Алар инде Казан тәҗрибәсен өйрәнә башлады.

Серхио Арредондо, Латин Америкасы шәһәрләре, муниципалитетлары һәм җирле хакимият органнары ассоциацияләре федерациясе (Мексика):

– Яңа ассоциация безгә тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирәчәк. Әлбәттә, безнең шәһәрләр дөнья күләмендә булган бурычлар белән күзгә-күз очраша. Безнең проблемаларның берсе, ул да булса – фәкыйрьлек. Безнең бурыч – кешеләргә икътисадый яктан тотрыклы яшәү шартлары тудыру. Икенчедән, шәһәрләр белән дөрес идарә итү тәҗрибәсен яңартырга кирәк. Өченчедән, көн тәртибендә торган глобаль өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кирәк. Дүртенчедән, Латин Америкасы өчен гадәти проблема – миграция. Халык төньякка яхшырак тормыш эзләп күченә. Бу исә континентның башка өлешендәге шәһәрләр өчен кыенлыклар тудыра.

Фото: rais.tatarstan.ru

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү