«Бүген дә яши торган байлыгыбыз»: Казанда Сабан туена бүләк җыйдылар  

Мэрдан – «акыллы» телевизор, галимнәрдән – энциклопедия, Камал театрыннан – зәңгәр шәл. Берсекөнгә узачак Сабан туе алдыннан Казанда милли бәйрәмебезгә бүләк җыйдылар.           

Башкалада алтынчы тапкыр уздырылучы бүләк җыю чарасы, гадәттәгечә, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Бизәлгән җигүле атлар, Казанның дүрт читеннән кузгалып, үзәк урамнарны әйләнде. Беренче маршрут Беренче Май мәйданыннан башланып, Бауман урамы буенча барды. Икенчесе Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры яныннан кузгалды. Өченче маршрут «Туган Авылым» милли комплексыннан башланды, җигүле тагын бер ат Иске Татар бистәсеннән юлга чыкты.

Сабан туена дигән беренче бүләк – өч телефон Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан булды. Республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм предприятиеләр вәкилләре дә батырларга бүләкләр әзерләгән иде. Әйтик, Казан мэры Илсур Метшин исеменнән «акыллы» телевизор Алисә булса,  «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов чәй сервизы тапшырды, Камал театры труппасы данлыклы зәңгәр шәлен һәм спектакльләргә чакыру билетлары бүләк итте. Соңгы ноктада – Камал театры янындагы мәйданда – милли җырлар һәм биюләр белән бәйрәм концерты оештырылды.

Камал театры каршында халыкны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.

– Барыгызны да Сабан туена бүләк җыю бәйрәме белән котлыйм. Традицияләрне торгызу – һәрберебезнең мөһим бурычы, – диде ул.

«Милли асылыбызны белүдә һәм тоюда Сабан туе бик мөһим роль уйный». Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов әнә шундый фикердә.

– Алтынчы ел биредә очрашабыз. Безнең алда чыгыш ясаган Камал театры труппасына рәхмәт. Шулкадәр горурланып карап тордым, оныкларым һәм балаларым өчен видеога да төшердем. Чөнки без үз гореф-гадәтләребез турында бик аз беләбез. Аларны өйрәнүдә һәм саклап калуда Сабан туе бик мөһим роль уйный, – дип сөйләде Зөфәр Гаязов.

Бүләк җыю проекты җитәкчесе, Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова Сабан туена бүләк бирүчеләрнең елдан-ел арта баруын әйтте.

– Бу бәйрәмнең зур кызыксыну уятуы турында сөйли. Мондый традицияләребез белән без тарихыбызны саклыйбыз, мәдәни кодыбызны киләсе буынга тапшырабыз. Тарихтан башка киләчәк юк, – диде Галина Шәрәфетдинова.

Бүләк җыю йоласында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты. Алар Сабан туе бүләге итеп Тукай энциклопедиясен, Фәридә Кудашева җырларыннан торган альбом, татар халык йолаларына багышланган китаплар тапшырды.

– Безнең академия гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, Сабан туен уздыру тәртипләрен өйрәнә. Шул хезмәтләребезнең бер өлешен, экспедицияләрдә җыелган сөлгеләрне, төбәкләрдән алып кайткан түбәтәйләрне бәйрәм җиңүчеләренә, батырларга бүләк итеп бирәбез. Бу – безнең бүген дә яши торган байлыгыбыз, – диде институт җитәкчесе Ким Миңнуллин.

Җыелган бүләкләрне Казанның Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күле буенда булачак Сабан туе мәйданнарында җиңүчеләргә тапшырачаклар.
Башкалада милли бәйрәм 23 июньдә узачак.

Ләйсән Сафина фото һәм видеолары

 


Фикер өстәү