БРИКС уеннарының көрәш батырлары билгеле булды (җиңүчеләр ИСЕМЛЕГЕ)

Бүген Казанның «Ак барс» спорт сараенда БРИКС уеннары кысасында көрәш ярышлары узды. Көрәшчеләр 10 үлчәү авырлыгында бил алышты. Алтын медаль яулаучылар арасында Татарстан егетләре дә бар.

Җиңүчеләр исемлеге:
60 кило авырлыкта — Алексей Абрамов (Россия, Татарстан);
65 кило авырлыкта — Артур Хәкимов (Россия, Ульян өлкәсе);
70 кило авырлыкта — Ислам Фәлахов (Россия, Татарстан);
75 кило авырлыкта — Динар Кәримуллин (Россия, Татарстан);
80 кило авырлыкта — Артур Зөлкарнаев (Россия, Башкортстан);
85 кило авырлыкта — Ранис Галимуллин (Россия, Татарстан);
90 кило авырлыкта — Азат Гәбдрашитов (Россия, Татарстан);
100 кило авырлыкта — Руслан Рәфыйков (Россия, Татарстан);
130 кило авырлыкта — Радик Сәлахов (Россия, Татарстан);
130+ кило авырлыкта — Ранис Гыйләҗетдинов (Россия, Татарстан)


Фикер өстәү