БРИКС уеннарында җиңгән көрәшче Артур Зөлкәрнәев: «Җиңү авыррак бирелгән саен татлырак»

 БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 70 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Иң авыр көндәшем белән финалда очраштык. Җиңү авыррак бирелгән саен татлырак була диләр бит. Монда да шулай. Дөресен генә әйткәндә, мин БРИКС уеннарына эләгүем белән генә дә бәхетле. Туган ягым – Башкортстанны тәкъдим итә алуым өчен дә сөенәм. Татарлар һәм башкортлар өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган спорт төре бит ул – милли көрәшебез. Аның шундый зур уеннарга кертелүе бик сөендерә. Шөкер, көрәш үсә, бер урында тормый!», – диде ул.

Артур Зөлкәрнәев финал алышында Азәрбәйҗан вәкиле Мәһди Хаҗиевтан өстен чыкты


Фикер өстәү