БРИКС уеннарында көрәш батыры Ранис Галимуллин: «Безнең көрәшчеләр барыбер көчлерәк»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 85 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Ранис Галимуллин «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Әлеге җиңүем – зур тырышлык нәтиҗәсе. Дөресен генә әйткәндә, шундый мәртәбәле пьедесталда басып, минем хөрмәткә яңгыраган Россия гимнын тыңлау – үзе бер бәхет. Мин бу турыда хыялланган идем, шөкер, нәкъ менә бүген зур хыялым чынга ашты. Бу ярышларны Татарстан ярышлары белән оештыру ягыннан гына чагыштырып була. Безнең көрәшчеләр барыбер көчлерәк, дөресен әйткәндә. Ул безгә ата-бабалардан калган спорт төре. Татар егетләре үзләренең дә, көрәшебезнең дә дәрәҗәсен төшерми!», – диде ул.

Ранис Галимуллин финал алышында Казахстан вәкиле Адиләт Жангбиршидан өстен чыкты.

 


Фикер өстәү