БРИКС уеннары җиңүчесе Азат Габдрәшитов: «Олимпия уеннарында катнашкандай булдым»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 90 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Азат Габдрәшитов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Минем өчен бик кадерле, хәтта көтелмәгән җиңү бу. Дөресен генә әйткәндә, мондый ярыш булыр дип уйламаган да идем. Олимпия уеннарында катнашкандай хис иттем үземне. Көрәшебез яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Бүген чын мәгънәсендә горурланам. Россия, Татарстан данын яклап, җиңә алуыма бик сөендем. Җиңел булмады, чөнки төрле ил көрәшчеләре төрлечә бил алыша. Тиз генә ияләнү авыр», – диде Актаныш егете.

Азат Габдрәшитов финал алышында Иран вәкиле Юнес Пахлаванзадехтан өстен чыкты.

 


Фикер өстәү