БРИКС уеннарының җиңүчесе көрәшче Руслан Рәфыйков: «Тормышымдагы иң зур ярыш бу»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 100 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Руслан Рәфыйков «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Тормышымдагы иң зур ярыш бу. Җиңгәч, бик күңелле, әлбәттә. Бүген монда гаиләм, балаларым килде. Алар каршында бил алышу тагын да рәхәтрәк иде. Ләкин җиңел булмады, билгеле. Әйтик, Үзбәкстаннан бик көчле егетләр килгән иде. Ахырдан, җиңеп, пьедесталның иң югары баскычында минем хөрмәткә яңгыраган гимнны тыңлаганда горурлык хисе биләп алды», – диде Балтач егете.

Руслан Рәфыйков финал алышында Кыргызыстан вәкиле Баяман Мыхтыбековтан өстен чыкты.

 

 


Фикер өстәү