БРИКС уеннарында көрәш бәйгесе җиңүчесе Радик Сәлахов: «Бу җиңүемне әтиемә багышлыйм»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 130 килолы үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Радик Сәлахов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.

«Бу җиңүемне мәрхүм әтиемә багышлыйм. Ул – мине көрәшкән алып килгән кеше. Бүген монда басып торуымда әтинең өлеше зур. Беренчедән, БРИКС уеннарының бездә узуы сөендерсә, икенчедән, ярышлар исемлегенә үзебезнең көрәш кертелде. Көрәшебезнең шулай зурлаулары, югары дәрәҗәләргә күтәрүләре өчен җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт. Бүген җиңел булмады, лаеклы көндәшләр бар иде. Ләкин Татарстан ярышларында бил алышу барыбер авыррак. Татар көрәшчеләре күпкә көчле», – диде Зәй егете.

Радик Сәлахов финал алышында Таҗикъстан вәкиле Азимҗан Хомидовтан өстен чыкты.


Фикер өстәү