“Ак чәчәкләр 2024” бәйгесендә кемнәр җиңү яулады?

Бүген “Казан Экспо” үзәгендә республиканың сәламәтлек саклау тармагында медицина хезмәт куйган иң яхшы белгечләрне ачыкладылар. Иң яхшы табиб, иң яхшы фельдшер, иң яхшы хезмәт коллективы – араларында барысы да бар. 

Быел уналтынчы тапкыр уздырылучы “Ак чәчәкләр” бәйгесендә кемнәр җиңү яулады?

“Ел табибы” номинациясе:

Зөлфия Ким — Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы


Зөлфия Ким – республикада йөрәк сагында торган иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Шул ук вакытта Татарстанда йөрәк, кан тамырлары авыруларын дәвалау-тернәкләнүнең яңа алымнарын да кертүче ул. Аерым алганда, Зөлфия Ким ярдәме белән республикада кискен каронар синдромлы авыруларга ярдәм күрсәтүнең төгәл маршруты булдырылган. Узган ел М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә кардиология бүоеге ачылуда да аның өлеше зур.

“Елның иң яхшы медицина хезмәткәре”

Булат Хәйруллин – Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы фельдшеры


Кырык елдан артык Зәй-Каратай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли. Хезмәттәшләре аны тиз арада карар кабул итә торган тәҗрибәле белгеч дип атый. Авыл халкы исә тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер торган Булат Хәйруллинга рәхмәт әйтеп туя алмый.

“Иң яхшы беренчел звено тармагы командасы (шәһәр хастаханәләре арасында)”

Казанның 10 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе коллективы


Бүген хастаханә белгечләре Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында яшәүче 93 535 кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә барлыгы 165 табиб һәм 272 урта медицина хезмәткәре эшли. Хастаханә базасында Казан дәүләт медицина академиясенең ике кафедрасы белән Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы эшли. Моннан тыщ 10 нчы номерлы хастаханә базасында Казандагы беренче яман шеш паспорты булдыру пилот проекты да тормышка ашырыла.

“Иң яхшы беренчел звено тармагы командасы (балалар хастаханәләре арасында)”

Чистай район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге коллективы


Хастаханәдә авыруларны булдырмый калуга да, дәвалауга да зур игътибар бирелә. 2018 елдан хастаханәдә “Үзеңә ышан!” дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла. Ул даими рәвештә хокук бозган үсмерләр белән эшләү, аларны итуры юлга бастыруны күздә тота. Балалар табиблары авыр хәлдә калган гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тора. Күптән түгел хастаханәнең балалар бүлеге коллективы “Татнефть” компаниясе уздырган бәйгедә җиңү яулаган. Шул рәвешле биредә тоз шахтасы бүлмәсе ачылган. Ул балалар арасында күп кенә сулыш юлы авыруларын булдырмыйча калырга ярдәм иткән.

“Иң яхшы беренчел звено тармагы командасы (район үзәк хастаханәләре арасында)”

Әтнә үзәк район хастаханәсе коллективы

Үзәк район хастаханәсе – команда булып нәтиҗәле эшләүнең якты үрнәге. 2023 елның 27 июлендә Әтнә үзәк район хастаханәсе ISO 9001 стандартларына яраклылык сертификаты алган. Әлеге документ әлеге дәвалау оешмасының сыйфат менеджменты өлкәсендәге барлык халыкара стандартларга туры килүен раслый.

“Уникаль очрак”

ДРКБ һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе


Бер төркем тәҗрибәле табиб бөерендә яман шеш табылган бер айлык баланың гомерен саклап калган. Яман шешкә катлаулы операция ясалганнан соң малай клиник үлем кичерә. Табиблар тудырган могҗиза ярдәмендә малай аңына килә. Әмма шатлык дигәнең озак бармый – сабыйның эчәклекләрендә хилафлыклар ачыклана. Катлаулы операциядән соң табиблар тагын бер тапкыр баланың гомерен саклап кала.

“Сәламәтлек саклау тармагы легендасы”

Ирле-хатынлы Мальцевлар


Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия кафедрасы профессоры Станислав Мальцев белән аның хәләл җефете – Казан дәүләт медицина академиясенең 1 нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Лариса Мальцева бөтен гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлаган. Станислав Мальцев – балалар нутрицологиясе, нефрологиясе, үсмерләр медицинасы тармагына багышланган 550ләп фәнни эш авторы. Лариса Мальцева — кече оча органнары ялкынсынуы, вакытыннан алда табу очраклары белән бәйле проблемаларны фәнни яктан өйрәнгән шәхес.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге “Лада Гранта” машина

“Ак чәчәкләр 2024» бәйгесендә беренче тапкыр берьюлы өч “Лада Гранта” машинасы тапшырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы махсус бүләгенә республиканың беренчел звено тармагында хезмәт куйган өч медицина коллективы лаек булды. Шул рәвешле түбәндәге медицина оешмаларына яңа машина ачкычлары тапшырылды:
— Казанның 10 нчы номерлы хастаханәсе коллективы,
— Чистай район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге коллективы,
— Әтнә үзәк район хастаханәсе коллективы.

 


Фикер өстәү