Габделвахит Шәмсетдинов: «Мин – 50 кило, снаряд – 60. Ничек күтәргәнмендер?!»

Бөек Җиңүнең 79 нчы язын каршы алдык. Ел артыннан еллар уза, тарихи вакыйгалар артта кала, аларның шаһитлары булганнарның да сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Ә хәтер яши, ул һәркемнең күңелендә үз урынын таба, чөнки тарих онытылмый! Онытырга ярамый да! Районыбызда бүген исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдиновның хатирәләрен барладык.

Габделвахит бабай 1926 елда Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 елның ноябрендә Кызыл Армиягә чакыралар. Икенче Белоруссия фронтының 65 нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршы ала.

98 яшен тутырган ветеран бүген дә көр, ачык күңелле, хәтере дә яхшы. Менә ниләр сөйли ул:

– Без авылда 1926 елгы 11 малай идек. 6 ноябрь көнне кич чыксам, яшьтәшләремә повестка килгән, ә миңа юк. Кайтып яткан гына идем, ишек шакыйлар. Чыксам, укытучы Закирә, Әнвәр апалар килгән. «Сиңа повестка бар, 7се көнне китәргә кирәк», – диләр.

Абый артельдә эшли иде, икенче көнне иртүк тордым да аның янына йөгердем. Мәҗлесләр булмады, абый мине туры вокзалга илтте, без Кукмарадан 5 малай киттек. Поезд Казанга да туктап тормады, Бөгелмә станциясендә ашатканнары хәтердә, кайда барганны да белмәдек. Ульяновск өлкәсенең «Барыш» станциясендә төшерделәр. Кич иде бу. Капчыкларыбызны күтәреп, Измайловка дигән бистәгә 20 чакрым җәяүләп кердек. Без анда 6 ай укыдык. Шуннан соң Тамбов өлкәсенә җибәрделәр. Мин 7 сыйныфны яңа тәмамлаган малай бит. Һади Такташның Тамбов урманнары турындагы шигыре искә төште, әйтерсең, ул аны шушында язган. Мәскәүне машиналарда уздык, ут яндырырга ярамый иде. Аннан тагын поезд белән киттек. Гомельне алган көнне фронтның алгы сызыгына барып җиттек.

Урман эчендә солдатлар белән очраштык, «Каян килдең?» – дип сораштылар. Кукмарадан, дигәч, Купкадан бер кеше белән таныштык, мин аның икетуганы Дәүләтшин фамилияле егет белән бергә укыган идем. Исән-сау кайткан ул, Кукмарада яшәгән, минем аны күргәнем булмады, бәлки күреп тә танымаганмындыр.

Төнлә барабыз, көндез ял итәбез. Минскига җитәргә 50 чакрым кала фонарьлар аскан немец самолеты килеп чыгып, пулеметтан безнең өскә ут яудырды, шуннан да исән калдык бит. Үлүчеләр турында әйтүче булмады, без урманга кереп яттык. Аннары тагын юлны дәвам иттек. Слуцк шәһәре булганмы, бик хәтердә калмаган, шул тирәдә урман эчендә торганда безне бер лейтенант килеп алды. 60 егетне тезеп бастырдылар, ул җиде кешене сайлады да үзе белән алып китте.

Күпмедер баргач, безне бер машина янында калдырып китте. Старшина каршыбызга бер савыт ипи чыгарып куйды да, ашагыз, диде. Без бит коры паек ашап килгән малайлар! Ул бер савыт ипи әле дә күз алдында. Мине ашыгыч хезмәт машинасына ярдәмче итеп билгеләделәр. Анда бер ай йөргәч, алгы сызыкка снаряд ташырга куйдылар. Ул снаряд 60 килограмм булса, мин – 50 килограммлы. Аны ничек күтәргәнмендер?!

Польшаның Нарев елгасы янында безнекеләр бик нык һөҗүмгә әзерләнделәр, әмма немецлар беренчерәк ташланды. Ул көнне безнекеләр 5–6 чакрым алга күчә алдылар. Шунда беренче тапкыр немецны күрдем, минем кебек бер яшь малай әсирлеккә төшкән иде. Елганың икенче ягына чыккач, мине элемтәче итеп күчерделәр.

1945 елның 14 гыйнварында бик көчле һөҗүм булды. Элемтә өзелмәсен өчен линияне сакладык. Нәкъ кичке сәгать алтыда «Катюша»дан сигнал килде. Бөтен артиллерия минометтан ата: бар җир төтен, томан эчендә. Монда үлеп калсаң, кем белә инде мине дип уйладым, чөнки медальоннарыбыз да юк иде. Бервакыт линиябез өзелде, ярты чакрым тирәсе йөгереп барып эзләп таптым. Чыбыклар үрмәкүч оясы шикелле иде, әле үземнекен табып ялгарга да кирәк бит, ә әйләнә-тирәдә снарядлар шартлый, әмма әҗәл җитмәгән, күрәсең.

Ул көнне әллә ни алга китмәдек, икенче көнне кабат көчле бәрелеш булды. 17 гыйнварда Варшаваны азат иттеләр. Сугыша-сугыша, Одер елгасына килеп җиттек. Ул бик киң иде, чыга башлагач, немец самолеты килеп бомбага тотты. Аннан да исән калдык.

Шулай итеп, 8 майда Штральзунд шәһәренә барып җиттек. Бер сарайга кереп йокладык, иртә белән торып чыксак, сугыш беткән, диделәр. И-и, андагы сөенеч, әмма аннары да үлүчеләр булды. Шуннан соң безне Штральзундтан 20 чакрым читтә, урман эченә лагерь төзергә билгеләделәр. Анда 1–2 ай хезмәт иттек. Шунда бүләкләүләр дә булды, бригада командиры «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Кызыл Йолдыз ордены тапшырды. Алга таба безне Польшада Кутузов һәлак булган Болеславец шәһәренә күчерделәр. Өлкәннәрне туган йортларына кайтардылар, ә безне яңадан Германиягә җибәрделәр. Анда шофер булып хезмәт иттем.

… Габделвахит абый 1950 елда гына демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. 37 ел буена «Коммунизмга» колхозында комбайнчы булып эшли. «Хезмәт даны» газетасының актив хәбәрчесе була. 1985 елда аңа атказанган механизатор исеме бирелә. 2018 елда Габделвахит Шәмсетдиновка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшыралар.

Габделвахит абый тормыш иптәше Шакирә апа белән 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Шакирә апа Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли, 2006 елда вафат була. Алар 2 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Заһит Зур Сәрдек гимназиясендә география укытучысы булып хезмәт куя, ул да мәрхүм инде. Икенче уллары Замил абый – табиб. Кызлары Заһидә Түбән Камада тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта ветеран кызы янында яши, тыныч картлык кичерә.


Фикер өстәү