Актанышта һәркемгә таныш: район тормышында якты эз калдырган шәхес турында

45 клуб, 18 мәктәп, 16 күпер, йөзләгән чакрым асфальт түшәлгән юллар, ут һәм газ кертелгән авыллар… Бу эшләрдә 18 ел район башкарма комитетын җитәкләгән Баязит Мөхәммәтовның да өлеше зур. Быел 93 яшендә бакыйлыкка күчкән мөхтәрәм шәхеснең зур эшләре, игелеклелек гамәлләре калды. Актанышта аны якын итеп «Б.Ш.» дип йөрттеләр, Баязит Шәймәрдән улы республикада да билгеле кеше иде.

Кыйбла күрсәтүче

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Баязит Мөхәммәтов турында әнә шулай ди. Күрешкән саен: «Энекәш, батырып эшлә, курыкмыйча!» – дип, киңәшләрен биргән ул. Аны үзенең яшәү рәвеше белән дөрес юл күрсәтте дип саный җитәкче.

– Районыбызның мактаулы кешесе Баязит Мөхәммәтов безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Ул Актанышның легендар шәхесе иде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, район тормышында актив катнашты. Киңәш-тәкъдимнәре белән ярдәм итте. Актанышыбызның бүгенге матурлыгы да – аның тырыш хезмәте. Зур үзгәрешләр, төзелешләр барган иң авыр чорда хезмәт куйган кешеләрнең берсе ул, – ди Ленар Зарипов. – Исемен мәңгеләштерү өчен район үзәгендә төзелеп килгән яңа урамга аның исемен бирдек. Яшь буын үз шәхесләрен, үткәнен белеп үсәргә тиеш. Урыны җәннәттә булсын. Аның исеме республика һәм район тарихында мәңгелеккә уелып калыр.

«Салфетка» дип язып куй!»

«Татсельхозхимия» район бүлегенең элеккеге җитәкчесе, заманында район башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган Абугали Шакиров та Баязит абый белән бергә эшләгән елларны искә төшерде.

– Аның белән 1978 елдан бергә эшләдек. Мин – райкомда инструктор, ул – башкарма комитет җитәкчесе. Таләпчән иде. Безне бөтен нәрсәгә, хәтта кунак каршы алырга, озатырга да өйрәтте. «Мин кушканны язып бар», – ди иде. Иң беренче сүзе гел «салфетка» дип башлана иде. Менә шул истә калган. Төгәллекне, матурлыкны яратты.

Әбугали Шакиров сөйли: «Баязит абый байлык артыннан кумады, башкаларны кайгыртып яшәде. Үзе дә кешеләрне яратты, аны да хөрмәт иттеләр».

– Ул урамда җәяү барганда, аны хәтта машина белән дә узып китмиләр иде, – дип искә ала Әбугали Шакиров. – Иң төп хезмәте – Актанышны төзетү. Район үзәген башка урынга, тау өстенә күчереп салды бит ул. Төзелештән бервакытта да туктамады. Хастаханә, мәктәп, күпкатлы йортлар, ресторан, кунакханә, сәүдә йортлары, типография, янгын сүндерү бүлекчәсе, почта, суд, банклар… Район үзәген шәһәр кебек итте. Казанга иртүк беренче самолет белән чыгып китәр дә, кичкә таба кайтып та җитәр иде. Хатыннан уңды, Габидә апа да бик акыллы иде. Балалары Рамилә белән Камилгә югары белем, төпле тәрбия бирделәр.

Сынау

Баязит Мөхәммәтов район башкарма комитетын җитәкләгән вакыт – район тормышында иң катлаулы чорларның берсе. Түбән Кама ГЭСы төзелгәндә, Актаныш районы су басу зонасына эләгә. Проект нигезендә районның 30 мең гектарга якын мәйданны биләгән авыл хуҗалыгы җирләренә су астында калу куркынычы яный. СССР җитәкчелегеннән «су басасы урыннарда бернинди төзелеш эше алып бармаска» дигән катгый күрсәтмә бирелә. Нәтиҗәдә икмәк кабул итү пункты, нефть базасы кебек авыл хуҗалыгы өчен кирәкле оешмалар авыр хәлдә кала. Яңаны төзергә ярамый, ремонт өчен дә күпләп акча тоту мөмкинлеге булмагач, аларның матди-техник базасы начарлана. Төяү, бушату, киптерү җайланмалары еш ватыла. Иген уңышы югары, тик тоташ яңгырлар китә. Ашлыкны ничек тә җыеп алырга кирәк. Амбарларда юеш бөртекләр тау булып өелә. Үч иткәндәй, төтенләп яна башлый. Икмәкне кая куярга, ничек сакларга? Менә шул чакта Баязит Мөхәммәтов ул вакытта республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән Минтимер Шәймиевкә шалтыратып, хәлнең катлаулана баруын аңлата. Министр икенче көнне үк Актанышка килеп тә җитә. Ни күрсен, эшләр харап. «Монда ашыгыч рәвештә элеватор төзергә кирәк», – ди. Каршы килүчеләр булса да, бу эшне барыбер башкарып чыгалар.

Тәртип булсын

Югары Богады авылы егете ул. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне. Әтисе Шәймәрдән – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронттан яраланып кайта. Сугышка киткәнче дә, яу кырларыннан кайткач та колхоз рәисе була. Әнисе Сәгыйдә – колхозчы.

Укытучылар җитмәгәч, Баязит мәктәпне тәмамлауга, үз туган авылында укыта башлый. Армиядән кайткач, Яңа Богады һәм Иске Кормаш мәктәпләрендә балаларга физика, математика, физкультура өйрәтә. Шулай ук колхоз агитаторы-пропагандисты, комсомол оешмасы секретаре була. 1956 елда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Свердловскида югары партия мәктәбен тәмамлый. Октябрьнең 12 еллыгы исемендәге колхозның һәм Киров исемендәге совхозның партком секретаре итеп билгеләнә. Алга таба хезмәт юлын район башкарма комитетына бәйли. Укытучылык канда булган, күрәсең. 1987 елда Баязит Мөхәммәтов Актанышның 80 нче һөнәри-техник училищесында директор итеп билгеләнә. Уку йортында 16 ел хуҗалык өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Кыскасы, гомер буе Актанышына тугры кала.

Актанышның элеккеге 80 нче һөнәр училищесының директор урынбасары Гөлнур Әмирова әйтүенчә, Баязит Мөхәммәтов җитәкләгән чорда уку йорты «Ел училищесы» республика бәйгесендә призлы урыннар алган.

– Баязит Шәймәрдән улы киң белемле, туры сүзле җитәкче булды. Аның өчен вак нәрсәләр юк. «Бүсә-бүсә эшләгез, чәйнәп өзеп бетерегез», – дип таләп итте бездән. Һәр эшне оештырганда, алдан планын төзеттерә иде. Югыйсә үзе аны күптән төзеп куйган. Максаты – безне өйрәтү. Хезмәттәшләренә беркайчан да «җил-яңгыр» тидермәде. Күпләр безгә балаларын, Баязит Шәймәрданович эшләгән чорда укытып калдырыйм, дип китерде, – ди Гөлнур Әмирова. – Аның 70 еллык юбилеенда минем исем китте: открыткалар, телеграммалар кайлардан гына килмәде! Каян белеп бетергәннәр дә каян ишеткәннәр? Югыйсә ул аларга «минем юбилей» дип хәбәр дә итмәде. Кайвакыт үз туганыңныкын да онытасың, ә аныкын онытмадылар.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте. Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ТР Президентының Рәхмәте, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәре… Болар барысы да Баязит Мөхәммәтовның зур хезмәте турында сөйли.

Бабай хакы

Баязит аганың оныгы – башкаланың Совет районы судында хөкемдар. Бабасының фамилиясе белән ул да горурлана.

– Без – оныклар өчен дәү әти авторитет булды. Кешеләр белән ничек аралашырга, аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга? Ничек яшәргә, ничек гаилә корырга? Дәү әти боларны үз үрнәгендә күрсәтте. Үзе – гади гаиләдән. Кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карады. Төп йорт ишекләре ачык торды, бервакытта да кешеләр өзелмәде, – ди Артур Мөхәммәтов. – Буш вакытында ауга йөрде. Бергәләшеп табигатькә чыга идек. Һәркемнең – үз эше. Кемдер утын әзерли, кемдер учак яга, кемдер турый, ашарга пешерә. Дәү әниебез Габидә белән бик матур гомер кичерделәр. Дәү әтине ул эчке эшләр министры дип йөртә иде. Бервакытта да ачуланганы, тавыш күтәргәне булмады. Әмма сүзен тыңларлык итеп әйтә белде. Ил-көн, район яңалыклары белән кызыксынып торды. Лаеклы ялга чыккач та, Актаныштагы кечкенә генә үзгәрешкә дә бик сөенә иде

 

Актаныш районы, республика үсешендә Баязит Шәймәрдән улының өлеше бәяләп бетергесез зур.  Актанышлыларның бүгенге уңышлары бик авыр елларда Баязит Мөхәммәтов һәм аның кордашлары салган ныклы нигездә ирешелә. Ул һәрвакыт үз халкының мәнфәгатен кайгыртты, зирәк җитәкче булды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасыннан


Актанышта һәркемгә таныш: район тормышында якты эз калдырган шәхес турында” язмасына фикерләр

  1. Урыны ожмахта булсын Баязит Шэймэрдэн улынын.эмин.Районда куп кешелэрне югары кутэрде,тэжрибэсе белэн уртаклашып,житэкче урыннарда эшлэргэ ойрэтте.Гадел,туры сузле,ярдэмчел Иде.Ожмах турлэрендэ булсын,Эмин,Эмин,Эмин.

Фикер өстәү