Марат Кәбиров: Шул рәвешле сез берничә минут эчендә миллионга ия буласыз…

Логика дип әйтәбез инде без аны. Мантыйк та дибез. Икесе дә – татарга читтән кергән сүз, икесе дә бер төшенчәне аңлата. Бу фикер йөртүнең эзлеклелеген билгели торган нәрсә инде. Авызыңнан сарымсак исе килеп тора икән, димәк, сарымсак ашагансың, сарымсак ашагансың икән, димәк, адәм арасына чыгарга ниятең юк – шундыйрак эзлеклелек.

Борынгы греклар аның төрле нечкәлекләрен өйрәнеп, фән дәрәҗәсенә җиткергән, фәлсәфәнең бер тармагына әйләндергән. Бер карасаң, чынлап та өйрәнерлек, математика шикелле үк кызыклы нәрсә ул. Хәл-вакыйгаларның, күренешләрнең, уй-фикерләрнең эзлеклелеген, үзара бәйләнешен дөрес билгеләгән хәлдә, аерым эпизодлар аша үткәннәрне дә, киләчәкне дә күз алдына бастырып буладыр кебек. Логика – бөек фән, бөек нәрсә. Аннан башка без бер адым да атламыйбыз. Хәтта көндәлек тормышның гади генә хәлләрендә дә мантыйк үзәктә була: бүген яңгыр ява икән, димәк, печән җыярга ярамый, телефоның ватылган икән, димәк, төзәтергә кирәк, башың авырта икән – дару эчәргә…

Ләкин тормышның кануннары кызык була. Әгәр бер канун бар икән, аңа капма-каршы килә торган икенче канун да очрый. Без гадәттә аның беренчесен канун дип кабул итәбез. Бер-берсенә каршы килә торган ике канун була алмыйдыр, булырга тиеш түгелдер кебек тоела. Икенчесен очраклылык дип уйлыйбыз. Искәрмә кебек кабул итәбез. Ләкин ниндидер искәрмә бертуктаусыз эшли ала икән, мантыйк буенча, ул канун булып чыга бит инде. Без күрергә телибезме-юкмы, әмма тормышта без белгән һәр канунның аңа каршы эшли торган икенче яртысы бар. Туктаусыз тәҗрибәләр нәтиҗәсендә ачылган фәнни ачыш түгел инде бу, күзәтүләрдән генә туган нәрсә.

Сез дустыгызга мең сум бирә алыр идегезме? Ә танышыгызга? Әйе, әлбәттә! Мең сум нәрсә инде, аны чит кешегә дә тоттырып җибәреп була. Ә дус-ишкә, танышларга жәл түгел. Иткән игелек ул әле күңелгә дә сөенеч өсти, кире әйләнеп тә кайта. Тормышка шикләнебрәк караучылар авыз кыйшайтып куяр, тик монысы да канун кебек нәрсә – иртәме-соңмы, кылган игелегең барыбер әйләнеп кайтачак. Кайчагында берсе бишкә әйләнеп. Мин танышыма бер мең сум бирә алыр идем. Сез дә бирә алыр идегез. Менә хәзер сезгә бик ашыгыч рәвештә миллион сум акча кирәк, ди. Мантыйк буенча, моны туплауның бер авырлыгы да юк: мең танышыңа эндәшәсең дә, алар сиңа берәр мең күчерә. Моның өчен хәзер нибары өч-дүрт минут җитә. Шул рәвешле сез берничә минут эчендә миллионга ия буласыз. Ну, ярый… Миллион ук түгел, йөз мең генә булсын… Йөз дустыңа язып җибәрәсең һәм алар шундук акча күчерә. Йөз мең! Биш минут эчендә. Менә нинди файдалы нәрсә ул мантыйк!

Тик логиканың бу өлеше эшләми. Хәтта мең сум сорап мең кешегә хәбәр җибәрсәгез дә, миллион түгел, хәтта йөз мең дә түгел, сезгә күп дигәндә дә ун мең сум гына акча җыелачак. Дуслар-танышларның саранлыгыннан яки ярлылыгыннан тормый бу. Акча түгел, хәтта социаль челтәрдәге берәр язмагызга лайк җыярга теләсәгез дә, шулай булачак. Нәрсәгә тотынсагыз да…

Мин моның сәбәбен аңлата алмыйм. Тик ул канун эшли: сәгать кебек төгәл һәм вакыт сыман кире каккысыз. Теләсәгез, үзегез сынап карагыз.

Мантыйк кануннары эшләмәгән очракларны тормышның төрле өлкәләреннән китерергә мөмкин булыр иде. Санап тормыйм. Үзегез исегезгә төшерегез. Сезнең дә күзәткәнегез бар бит инде аларны. Бармы?

Бу язманы укып чыккач, һәрберегез үз фикерегезне калдырыгыз әле. Зинһар өчен. Ашыгыч рәвештә мең коммент кирәк иде…


Фикер өстәү