Бүген БРИКС уеннарында бокс, билбаулы көрәш, дзюдо, байдарка һәм каноэда ишү, ике төр футбол, нәфис гимнастика һәм фехтование ярышлары буенча җиңүчеләр ачыкланачак.
«Баскет холл»да ике төр футбол буенча хәлиткеч матчлар уза. Ярымфиналларда Казахстан белән Венесуэла, Бразилия белән Россия уйный. Финал матчы 18:30да булачак.
Бокста 25 комплект медаль ияләре ачыкланачак. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасындагы ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә уза.
Билбаулы көрәш бәйгесе «Ак барс» көрәш сараенда уза. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында барлыгы 21 комплект медаль иясе ачыкланачак. Ярышта Россия, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Грузия, Һиндстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызыстан, Таҗикистан һәм башка ил вәкилләре чыгыш ясый.
Байдарка һәм каноэда ишү ярышында 15 комплект медаль иясе ачыкланачак. Ярышлар Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә уза.
Нәфис гимнастика ярышлары Россиянең иң көчле спортчылары – Лала Крамаренко,Мария Борисова, Анна Попова, Диана Чугунихина, Беларусь җыелма командасы вәкилләре Анастасия Салос һәм Алина Речкинанының чыгышын күрергә мөмкин булачак.
«Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә буласы фехтование ярышларында Россиянең иң көчле спортчылары – Антон һәм Кирилл Бородачевлар, Тимур Сафин, Владислав Журавлев, Милен Бавуге Хабимана, Яна Бекмурзова, Татьяна Гудкова һәм Айзанат Мурзанаева чыгыш ясаячак.
Дзюдо ярышлары «Татнефть Арена»да уза. Финал очрашулары кичке сәгать 4тә башлана.