Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дагыстан башлыгы Сергей Меликовка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: кичә Дагыстан чиркәүләрендә һәм синагогада террорчылык гамәлле аркасында полиция хезмәткәрләре, гади кешеләр һәлак булган.
“Татарстан Республикасында яшәүчеләр Дербент һәм Махачкала шәһәрләрендәге рәхимсез террорчылык актларында гаепсез кешеләрнең һәлак булулары турындагы хәбәрләргә тетрәнде. Барлык җинаятьчеләрнең вәхшилекләре өчен җавап бирәчәгенә ышанабыз”, – дип басым ясап әйткән Татарстан җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашып, экстремистлык гамәлләре аркасында зыян күрүчеләрнең һәммәсенә теләктәшлек сүзләре белдергән.
Моннан тыш Татарстан Рәисе Севастополь губернаторы Михаил Развожаевка кайгы уртаклашу телеграммы юллаган. “Татарстанда яшәүчеләр Украина кораллы көчләренең Севастопольгә ракета һөҗүмендә кешеләрнең һәлак булуын бик авыр кичерә. Республика халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Шулай ук һөҗүмнән зыян күрүчеләрнең һәммәсенә теләктәшлек сүзләре, тизрәк савыгу теләген тапшыруыгызны сорыйм”, – дип йомган ясаган сүзенә Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез: кичә Украина кораллы көчләре кассеталы биш “ATACMS” ракетасы белән Севастопольгә һөҗүм иткән. Ракетаның бер өлешенең һавада шартлавы комлыкта ял итүчеләр арасында күп корбаннарга китергән. Дүрт кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 151 кеше яраланган. 82 се, шул исәптән 27 бала хастаханәгә озатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat