Һәр унынчы россияле декрет ялыннан баш тарта һәм бала туганнан соң бирелә торган больничныйдан соң ук эшкә чыга. Бу турыда “Газета.Ру” хәбәри итә.
Россиядә яшәүче һәр өченче хатын-кыз баласына 1,5 яшькә кадәрге ялны ала, тагын 56 проценты – 3 яшькә кадәрге. Декрет ялында утырмаучы хатын-кызларның 85 проценты бу карарын үзе кабул иткән булса, 3 проценты – эш бирүче соравы буенча.
Россиялеләрнең 30 проценты исә декрет ялы тәмамлануга эшен алыштыра икән. Сораштыруда катнашканнарның 26 проценты үз теләге буенча эшкә тиешле вакыттан алдарак чыккан.